Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы 11 сентябрьдә Бөтенрусия аеклык көнен үткәрүне күтәреп чыкты.

Ул инде 4 нче ел рәттән аек тормыш рәвешен популярлаштыру һәм алкогольгә бәйлелек белән көрәшү максаты белән үткәрелә.

Башкортстанда шушы Бөтенрусия аеклык көне кысаларында белем бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм яшьләр оешмаларында конференция, семинар, түгәрәк өстәлләр, спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук власть органнары, дини оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең халык белән очрашулары, кара-каршы консультацияләр дә каралган.

Статистикага күз салсак, Русиядә хәмергә бәйлелектән ел саен 600 мең кеше үлә. Ә бу саннарга керми калганнары күпме?!