Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

«Известия» гәзите Русия балалар йортларында ятимнәрнең азаюы хакында яза. Мәгълүматлар банкында 48 меңнән азрак анкеталар калган.

2018 елның 1 сентябренә ятим балалар хакында мәгълүматлар банкында 47,8 мең бала исәпләнә. Мәсәлән, 5 ел элек бу сан 68,8 мең булган. 2008 елда алар саны 115,6га җиткән диелә басмада.

Ятим балаларның хокукларын яклау буенча совет әгъзасы Арсен Попов сүзләренчә, гаиләләргә алынган балалар саны балалар йортларына озатылганнарныкына караганда күбрәк.

“Русиядә инвалид балаларны уллыкка я кызлыкка ешрак ала башладылар. Кешеләрнең аларга ярдәм итәсе килә. Мәсәлән, балалар йортларында Даун синдромлы балаларны табам димә. Аларны шундук гаиләләргә алалар, ешрак Даун синдромлы балалары булганнар”, - дип өсти Попов.