Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия халкының 6% пенсия яше озайтылуны хуплый, 53% сораштыручылар исә әлеге пенсия яше яклы, дип хәбәр итәләр HeadHunter рекрутинг компаниясе матбугат хезмәтендә.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев, Дәүләт Думасында чыгыш ясап, илдә пенсия яшен арттыру турындагы мәсьәләне хәл итәргә кирәк дигән иде. Хөкүмәт якын арада пенсия системасы үсеше хакындагы сорауларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерли дип билгеләде Дмитрий Медведев.

Пенсия яшен озайтуны ешрак Төмән һәм Тверь өлкәләре (12% һәм 11%), Красноярск крае (10%) һәм Мәскәү (9%) респондентлары хуплады. Гомумән алганда, ир-атлар өчен пенсия яшен - 63кә, хатын-кызларныкын 60ка кадәр озайтырга мөмкин дигән тәкъдимнәр яңгыраган.