Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

 

Быелның гыйнвар аенда Русия төбәкләре арасында Санкт-Петербургта иң югары хезмәт хакы теркәлгән. (2017 елның гыйнвары белән чагыштырганда хезмәт хаклары 21% арткан ).

Эш хакларының төшүе Севастопольдә күзәтелгән (6%). Күп төбәкләрдә зарплаталарның номиналь үсүе 8-13% тәшкил итте, диелә Социаль анализ һәм прогнозлау институты тикшеренүендә.

Ил буенча алганда гыйнварда хезмәт хаклары 11,3%ка күтәрелгән.

Башлыча мәгариф , сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары күтәрелгән. Нефть продуктлары җитештерү өлкәсендә хезмәт хаклары ару гына арткан.

Президент сайлаулары алдыннан быел мартта бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең зарплаталары күтәрелүе билгеле булды. Нәтиҗәдә, медикларның хезмәт хаклары уртача - 30%, педагогларныкы – 56%, фәнни хезмәткәрләрнеке 37% күтәрелде. МДУ преподавательләре 2,5-3 тапкырга күбрәк ала башлады.   Моңа Хөкүмәт 14,5 миллиард сум акча бүлгән.

HeadHunter мәгълүматлары буенча, иң югары хезмәт хакы алучылар – программистлар, бизнес үстерү буенча менеджерлар, системалы администраторлар һәм эчке аудиторлар.