Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Ул урта яшьләрдәге тыныч ир-ат дип исәпли русиялеләр.

Респондентларның күп өлеше (66%) җитәкчеләренең ир-ат булуын телиләр. Хатын-кызларга бары тик 9% респондентлар гына буйсынырга әзер.

Русиялеләр фикеренчә, идеаль шеф - урта яшьләрдәге, кырыс (62%), әмма тыныч холыклы (82%) һәм үзгәрешләргә омтылган (69%) ир-ат.

Сораштыручыларның яртысы гына үзендә лидер сыйфатлары бар дип уйлый. 10% үзләрен теләсә нинди компаниядә һәм ситуациядә һичшиксез авторитет дип саный, 20% респондентлар төрле сәбәпләр аркасында зур төркемнәрдә лидер була алабыз дип исәпли.

Респондентларның 36%ы кечкенә төркем кешеләргә җитәкче булырга әзер. 30% респондентлар исә беркайчан да җитәкче булмаган. Сораштыручыларның 28% теләсә кем җитәкче була ала, начальникларга хас сыйфатларны үстереп тә була дигән фикердә.

29-30 мартта ВЦИОМ үткәргән сораштыруда 2 мең кеше катнашкан.