Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Байкал күле ярлары якынча 60% спирогира суүсемнәре белән капланып килә, яр буе зонасының пычрануы катастрофа масштабларына якыная, дип кисәтә “Антистихия” үзәге.

 Русиянең фәннәр академиясе Себер бүлекчәсенең Лимнологик институты мәгълүматлары буенча, Байкал экосистемасы өчен яшерен эвтрофикация процессы (сулыкларның биоген элементлар белән тулыландырылуы) куркыныч. Ягъни артык күп биоген элементларның, аеруча азот һәм фосфорның тәэсире Байкалның киләчәге өчен зур хәвеф тудыра.

Белүебезчә, Байкал – иң тирән (1637 м), иң борынгы (якынча 25 миллион элек барлыкка килгән), тозлы булмаган сулыклар арасында флора һәм һәм фаунасы гаять төрле һәм бай күл. 1996 елда ЮНЕСКОның бөтен дөнья табигый мирасы исемлегенә кертелгән.