Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Нигерия принцы, 32 яшьлек, Габриэль Сегун Аджайи 2013 елда 50 яшьлек Вологда өлкәсендә яшәүче ханымга өйләнгән була.

Төнге клубта дуслары белән ял иткәндә кисәк кенә үлеп киткән. моңа кадәр кальян тарткан, чәй эчкән һәм биеп алырга уйлаган. ләкин танцполга аяк басуы була, йөрәген кинәт тотып егыла.
Тиз арада килгән табиблар аңа ярдәм итә алмый.

 - Габриэль инфаркт кичерә, - дип сөйли Габриэльнең тол калган хатыны Наталья Веденина.

Аларның мәхәббәт тарихы 2009 елда башлана. Нигериядә яшәүче Габриэль Сегун Аджайи һәм аңардан 18 яшькә өлкәнрәк Наталья Веденина (Волгоградтан) Интернет аша танышалар. Башта электрон тәрҗемәче аша аралашалар. 4 елдан чәчләрен чәчкә бәйләргә теләүләрен аңлыйлар.

Туйны ике кабат үткәрәләр. Тәүдә Габриэльнең туган ягы Лагос шәһәрендә, аннары Русиядә. Ир хатынына яшәргә күченеп килә. Рус телен өйрәнә, хәтта арытаба эшкә урнашыр өчен имтихан тапшырырга ниятләп йөри. Үз илендә ул программист һәм IT-технологияләр буенча белгеч була.

Былтыр аларның игезәк малайлары туа.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә  ягулыкка акцизлар күтәрелү сәбәпле бензинга кисәк кенә хаклар артуына китерергә мөмкин. Бу хакта ТАСС Русия Исәп палатасының 2019-2021 елларга бюджет проектына сылтамасында хәбәр итә.

“Акцизларның 2019 елның 1 гыйнварыннан 1,5 тапкырга артуы бензинның янә кинәт кенә кыйммәтләнүенә китерергә һәм яңа өстәмә компенсацион һәм тоткарлаучы чаралар таләп итәргә мөмкин”, - диелә документта.

 Шул ук вакытта агымдагы елның 1 июленнән бензинга акцизларның кимүе июль-августта хакларны нибары 0,2-0,3%ка төшерергә булышты. Исәп палатасы фикеренчә, “ел башыннан җыелып килгән хаклар артуын компенсацияләр өчен бу гына җитми”.

2019 елның 1 гыйнварыннан бензинга акцизлар тоннасына 8,213 мең сумнан алып 12, 374 сумга кадәр артачак, дизель ягулыгына тоннасына -  5, 665 мең сумнан алып 8, 541 мең сумга кадәр.

Башкортстанстатның атналык сайлау мониторингы нәтиҗәләре буенча, октябрьнең беренче атнасында АИ маркалы бензинның 1 литры өчен Уфада 40,59 сум түләргә туры киләчәк, АИ – 43,63 сум; АИ – 47,87 сум. Дизель ягулыгының 1 литры  уфалыларга 43,85 сумга төшә.

Быел майда бензинга хаклар 6 (!) тапкыр күтәрелгән иде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бу арада дөньяны шаулаткан Павел Мамаев белән Александр Кокориннны җирле «Ахмат» командасына алырга әзер булуын әйткән.

Хәзерге вакытта «Краснодар»  футбол клубы ярымсакчысы белән «Зенит» уенчысы кулга алынган.

Кадыйров фикеренчә, Мамаев белән Кокорин спортка хас булмаган тәртипләре белән даныктылар, алар җәмгыятьтә үзләрен тиешенчә тотмадылар.

Тоткыннан чыкканнан соң беркем дә кочак җыеп каршы алмаячагын аңлаган Рамзан Кадыйров футболчыларны үз командаларына эшкә урнаштырырга әзер. Шулай итеп, ул үзенең җирле командасына да һәм карьералары белән хушлашырга мәҗбүр булу мөмкинлеге каршында калган футболчыларга да файда ясарга җыена.

Шәһри Казан