Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Русия Президенты Владимир Путин һәм КХР рәисе Си Цзиньпин Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында сөйләшүләр үткәрде.

“Русия – КХРга иң күп электр энергиясе, күмер чыгаручы ил. Тыныч атом өлкәсендә дә Русия-Кытай бәйләнешләре үсеш ала. Тяньвань атом электр станциясенең беренче чираты эшен башлады. Быел өченче энергоблок кабул ителде, дүртенчесе тапшыруга әзерләнә. “Росатом” тарафыннан бу атом электр станциясенең тагы ике блогын төзү планлаштырылган”, - диде В.Путин.

Былтыр Русия Кытайга 52 млн тонна нефть экспортлаган. “Себер көче” газүткәргече төзелеше дә график буенча бара.

Кытай исә үз чиратында Русия проектларына акчалар салуын дәвам итә. Консалтинг компанияләр тикшеренүләре буенча, Пекин Русиянең иң актив инвесторларыннан санала. Ерак Көнчыгыш федераль округында президентның тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев сүзләре буенча, Кытай кертемнәре төбәктәге инвестицияләрнең гомум күләменең 7 процентын тәшкил итә.

Лидерлар икеяклы мөнәсәбәтләргә кагылышлы, шул исәптән сәүдә һәм энергетика өлкәсендәге дә, алга китешне билгеләде. Путин сүзләре буенча, ел ахырына товар әйләнеше рекордлы сан – 100 млрд долларга – җитәчәк.

Путин белән Си Цзиньпин Ерак Көнчыгыш. Русиянең Байкал төбәге һәм Төньяк-Көнчыгыш Кытай эшлекле советын булдыру турында килештеләр һәм Русия белән Кытай компанияләре арасындагы хезмәттәшлек хакындагы документларга кул куйдылар.

Сөйләшүләр тәмамлангач, Владимир Путин белән Си Цзиньпин Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында үткән “Ерак Көнчыгыш урамнары” күргәзмәсен барып күрделәр, павильоннарның берсендә, алъяпкычлар бәйләп, тәбикмәк пешерделәр. Тәбикмәккә эчлек итеп төбәктә җитештерелгән диңгез ризыкларын – кызыл һәм кара уылдыкны - сайладылар. Соңыннан хәтта Путин тәкъдиме белән хәмер дә эчтеләр.

Путин Си Цзиньпинга күргәзмәдә көнчыгыш славяннарының борынгы эчемлеге – сбитень – сатып алып бирде. Кытай лидеры үзе белән сумнар булмавын әйткәч, Путин, шаярып “юаньнәр белән соңрак түләрсең” дигән.