Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Балалары озак булмый торгач, ир белән хатын, үзләрен ялгыз тоймас өчен овчарка көчеген сатып ала. Алар этләрен уллары урынына күреп яраталар. Көчек үсеп, бик матур эткә әверелә. Һәм күп тапкырлар хуҗаларының мал-мөлкәтен бурлардан саклап кала. Ул гаять тугры һәм ышанычлы була.

   Этне алып, җиде ел вакыт үткәннән соң гаиләдә, ниһаять, озак көтеп алынган бала туа. Ир һәм хатын үзләренең бәхетенә үзләре ышанып бетә алмый. Алар бөтен буш вакытларын балаларына багышлыйлар, эткә исә тамчы да игътибар калмый. Бахыр хайван, үзен беркемгә дә кирәкмәгән җан итеп тоеп, хуҗаларын баладан көнләшә.

Көннәрдән бер көнне әти-әни йоклаган улларын йортта калдырып, үзләре ишек алдындагы эшләр белән мәшгүль була. Аннан, баланың хәлен белик әле дип өйгә кереп барганда, сабыйның бүлмәсеннән этләренең чыгып килгәнен күрәләр. Эт үзе бик кәнәгать, үзе койрыгын болгый-болгый хуҗаларына табан килә, ә авыз тирәсе канга баткан була. Әти кеше, гадәттәгечә, иң начарын уйлап, стенада эленеп торган мылтыгын тиз генә алып, эткә төбәп ата. Шуннан алар икәүләп бала янына ташлана. Керсәләр, бала үз урынында рәхәтләнеп, изрәп йоклап ята. Ә бишек янында гына кот очкыч зур, башы өзелгән еланны күрәләр.

   Хуҗалар бу хәлдән һушсыз кала. Шуннан гына ир үзләренең иң тугры дусларын үтерүен аңлый.

   Әйе, чынлап та, без еш кына дусларыбызда ялгышабыз. Шуңа күрә бервакытта да нәтиҗәне ашыгып ясамыйк, җиде кат үлчәп, бер тапкыр кисик.