Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

   

      Рио-де-Жанейрода Бразилиянең милли музее янган. Музей илнең иң борынгы гыйльми учреждениесе булып санала.

         Белгечләр бәяләвенчә, музей коллекциясендә 20 миллион экспонат булган. Алар: археологик казылмалар, Мисыр һәм Көньяк Америка мумиялары, көнкүреш әйберләре, минераллар.

         Бразилия президенты Мишел Темер янгын 200 еллык эшләр, тикшеренүләрне әрәм итте дип белдергән. Әлегә янгын сәбәбе билгеле түгел.

         Музей быел июньдә үзенең 200 еллык юбилеен билгеләгән булган.