Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Японлы 112 яшьлек Масадзога планетада иң өлкән яшьтә булуын раслаган таныклык тапшырганнар. Масадзо 1905 елның 25 июлендә Хоккайдо утравында дөньяга килә.

Гиннесның рекордлар китабының рәсми сайтында аның озак яшәвенең сере татлы ризык яратуы, гәзитләр укуы һәм кайнар чыганакларда су керүендә дип күрсәтелгән. Ул көн саен гәзит укый һәм коляскада йөрүенә карамастан, чыганакларда су коена икән.

Аның оныгы Юко Нонака сүзләре буенча, ул чыннан да кәнфитләр ярата, Япониядә чыкканарын да, башкаларын да.

Моңа кадәр иң озак яшәүче ир испанияле 113 яшьлек Франциско Оливере булган, ул быел февральдә үлгән. Масадзо Япониядә яшәүче бердәнбер олы кеше түгел. Былтыр кояш чыгышы илендә 100 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 68 мең кеше теркәлгән.