Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Италиядә Генуя шәһәренең ике өлешен тоташтыручы күпер кичә көндез ишелеп төште. Ул 1960 елларда төзелгән була. Җирле мәгълүмат чаралары хәбәрләре буенча, Нью-Йорктагы Бруклин күперен хәтерләткән бү күпергә соңгы тапкыр 2016 елда реконструкция үткәрелгән. Фотосурәтләрдән күренүенчә, күпернең 200 метр озынлыктагы өлеше юк була. Төбәктә һава торышы да начар.

Күпер ишелү нәтиҗәсендә 31 кеше һәлак булган, аларның 26сының исемнәре ачыкланган, 5сенең кем булулары әлегә билгесез.

Корылма ремонт эшләре барышында ишелеп төшә. Күпердән бу вакытта 35 машина үтеп барган була. Алар арасында русиялеләр юк.

Италиянең транспорт һәм инфраструктура министры Данило Тонинелли фикеренчә, күпернең ишелүе сәбәбе - аны хезмәтләндерүдәге җитди җитешсезлекләр. Шул ук вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең берничә версиясен карый: яшен сугуы һәм күпер конструкцияләренең “утыруы” (просадка). Рәсми властьлар фаҗигане теракт дип исәпләми.