Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Японнар июль буена эсседән интегә. Анда эсселек бездәге ише генә түгел, искитмәле кыздыра икән.

Илнең күпчелек өлешендә һава температурасы 35 градус торган. Соңгы көннәрдә Токиода ул 41,1 градуска җиткән. Метеокүзәтүләр алып бару тарихында мондый хәлнең күрелгәне булмаган. Нәтиҗәдә бу атнада гына аномаль эсселек аркасында 65 кешенең гомере өзелгән. 22600дән артыгы кояш сугудан дәваханәгә эләккән.