Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Индонезиянең Сулавеси ярымутравында галәмәт олы питон 54 яшьлек хатынны йоткан.

Ва Тиба исемле хатын кич йортыннан бер чакрым ераклыктагы агач посадкасын тикшерергә китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Иртән апасы аны эзли башлый, фонарен, аяк киемнәрен генә таба. Берничә сәгатьтән ашказаны кабарып чыккан питонга юлыгалар. Урындагы халык еланны үтерә һәм аның эченнән югалган хатынның үле гәүдәсен таба...

Былтыр Сулавесида 7 метрлы питон фермерны йоткан булган.