Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Курчакларны кызлар гына ярата дип уйлау - хата. Мәсәлән, олы яшьтәге ир дә Барби фанаты булырга мөмкин икән. Сингапурдагы Цзянь Янның йорты курчаклар коллекциясе тезелгән стеллажлар белән тулган диярлек. Цзянь сүзләре буенча, аларның саны 9 меңнән арткач, ул аларны исәпләми башлаган. Әмма якынча коллекционерның өендә 10 мең курчак “яши”.

Ян курчаклар коллекциясен 30 ел элек җыя башлаган, ул үзен профессиональ коллекционер дип исәпләми, аукционнарда катнашмый, фанатлар очрашуларына йөрми, бернинди клубларда теркәлмәгән. Цзянь аларны ярата һәм “җан рәхәте” өчен ала.

Ерак 1984 елда сеңлесенең Раштуага алган бүләген – Барбины күргәч, Цзяньның курчакларга мәхәббәте уяна.

Янның коллекциясендә эксклюзив һәм сирәк очрый торган төрле курчаклар бихисап.