Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Мичиган штатында гомер итүче Швандтлар гаиләсе АКШта бары малайлар тудыруы белән билгеле. Быел февральдә 43 яшьлек Кэйтери Швандт янә әни булырга җыена дигән хәбәр таралгач, гаиләнең дуслары кем туар икән: кызмы, әллә малаймы дип бик озак баш ваткан.

Әмма Швандтлар туачак сабыйның җенесе артык мөһим түгеллеген, аларга бары тик тагы бер нәни җитмәвен белдергәннәр. Гаилә башлыгы Джей Швандт кыз балага бик тә куаныр идем, әмма аның тууына шикләнәм дигән. Алар хәтта туачак баланың җенесен белмичә ахыргача интрига сакларга карар иткәннәр.

18 апрельдә Кэйтери 14нче баласын дөньяга тудырган, һәм ире Джей ялгышмаган – сабый малай җенесеннән булган. Швандтларның иң өлкән улларына – 25 яшь.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Бөекбританиянең медицина галимнәре алкогольнең кеше сәламәтлеге өчен хәвефсез күләмен исәпләп чыгарганнар. 19 илдә үткәрелгән хәмер эчү буенча зур масштаблы тикшеренүдә 600 мең кеше катнашкан. Галимнәр атнасына 100 грамм саф спирт эчү кеше сәламәтлегенә зыян итмәячәк дигәнне исбатлады.

Экспертлар аңлатуынча, бу күләмгә 5 кружка 4 градуслы сыра яисә 13 градуслы 875 миллилитр шәраб керә.

Шунысын да истә тотарга кирәк, медиклар алкогольле эчемлекләр эчкән саен, кеше гомере кыскара дигән фикердә. Рөхсәт ителгән дозадан 100 граммга тайпылганда, кеше гомере ярты елга кыскара. Әгәр инде хәвефсез дозаны 250 граммга арттырып җибәрсәң, 2 ел гомерне югалтырга мөмкин.

РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да

атнасына 90 грамм саф спирт эчү файдага гына, ди. Шулай булгач, чамадан чыкмагыз, җәмәгать.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

1990 еллар ахырында яратып караган “Дикий ангел” телесериалы йолдызы Наталья Орейроның эш графигы бик тыгыз. Ул берничә проектта катнаша, гастрольләрдә йөри, модель буларак та чыгыш ясый, көн саен спорт белән шөгыльләнә.

Ләкин кайсыдыр моментта Наталья организмының мөмкинлекләрен чамаламый калган. Израильгә очар алдыннан ул кинәт хәлсезлек тоя һәм табибларга мөрәҗәгать итә. Клиника белгечләре аның физик какшавын билгели.

Медиклар әлегә Натальягә ял итәргә һәм концертлардан, съемкалардан катнашудан тыелып торырга киңәш итә.