Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Аллаһның рәхмәте булсын, изге Ураза бәйрәменә дә килеп җиттек. Бөтен дөнья мөселманнары бу айда ураза тотып, ислам диненең өченче фарызын үтәде.
Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында Рамазан ае әһәмиятле һәм нәтиҗәле узды. Ай буена республика мәчетләрендә тәравих намазлары кылынды, күп мәчетләрдә Рамазан ае дәвамында Коръән тулысы белән укылды.

Уфа шәһәренең Тукай урамында урнашкан беренче җәмигъ мәчетенә юл тотабыз. Безне Коръән укып утыручы мулланың моңлы тавышы каршы алды. Күңелләргә илаһилек һәм шифа бирә, рухларыбызны, кальбебезне чистарта бит ул Коръән!
Имам-хатыйб Әхмәт хәзрәт эш сәфәрендә булу сәбәпле, мөэзин Ислам хәзрәт Зиевтан Тукай мәчетенең Рамазан аен ничек үткәрүе белән кызыксындым.
– Без Рамазан аен бөтен шәһәребез белән берлектә үткәрдек,– дип бәян итте Ислам хәзрәт. – Һәр көн саен халыкка вәгазьләр сөйләп, кичен ураза тоткан да, тотмаган да халык өчен ифтарлар үткәрелде. Халык үзе табын әзерләшүдә ярдәмләшеп, ураза тотучыларны ризыкландыр-дылар. Көн дә тәравих намазлары үткәрелде. Хәзрәтләребез хаста-ханәләрдә, реанимацияләрдә яткан авыруларга, балаларга догалар кылып йөрделәр. 13, 9 нчы санлы холык төзәтү колонияләренә дә йөрибез, имам-хатыйп Әхмәт хәзрәт анда тоткыннарга үзе дәресләр бирә. Хөкем ителүче-ләрнең туганнары җимешләр сатып алып, тоткыннарга тапшы-ралар, гарәп телен укырга-язарга өйрәнгәннәргә дәфтәрләр алып бирәләр.
Рамазан аенда мәчеткә килеп яңа туган балаларына исемнәр куштырдылар, гакыйка корбан-нары чалдырып ифтарлар әзерлә-деләр. Хәзер ун еллап инде шулай ямьле итеп ифтарлар үткәрәбез. Көн саен авыз ачарга 300ләп кеше җыела.
Халыкка әйтер сүзем шул: Аллаһы Тәгалә шушы тоткан уразаларыбызны кабул итсен, дөньялыкта белеп, белмичә кылган хаталарыбызны гафу кылсын һәм ураза тота алмаганнарга тоткан савапларны насыйп әйләсен. Аллаһы Тәгалә киләсе ел уразаларын да безгә сәламәтлек белән тотарга насыйп кылсын. Чөнки Аллаһы Тәгалә безгә акыл биргән. Үз акылыбызда булып, бу җир йөзенә ни өчен килгәнебезне онытмыйча, Иншә Аллаһ, камил иман белән, илләребез-көннәребез тыныч булып яшәргә насыйп әйләсен!
Мәчеттә Коръән укып утыручы Мәккә бабай янына да тукталдык. Аны Уфада белмәгән һәм хөрмәт итмәгән мөселман юктыр. Сигезенче дистәне ваклаган аксакалыбыз мәчетнең бәрәкатен, нурын саклап тора дисәк, ялгыш булмас.
– Рамазан аен Аллаһы Тәгалә безгә бүләк итеп биргән. Рамазан сүзе яндыру, көйдерү дигән сүз. Нәрсәне яндырабыз? Ел буе җыйган гөнаһларыбызны җыеп яндыра торган ай бу. Бу айда һәрбер изгелек бүтән айга караганда артыграк. Үз йортыңа ирең янына елмаеп кайтып керсәң, иреңә биргән садака бу. Урамда бер кешегә ярдәм иттең, сәлам бирдең – болар барсы да садака. Бу айда һәрбер изгелек 70 тапкырга артыграк. Шуның өчен һәр минут, һәр секундны бушка үткәрми, изгелек кылырга тырышыйк.
“Миңа Мәккә шәһәренең исемен кушканнар, – дип дәвам итте Мәккә бабай. – Илеш районының Йонлы авылында туып-үстем. Безнең йортыбызда сугыштан соң гает, җомгалар үтте, намазлар укыдылар. Иң соңгы мулланың мөнбәр таягы да бездә, миңа калды. Дин белән ныклап кызыксына башлавым 80 нче елларда башланды. Шофер булып эшли идем, кабинада борынгы дини китаплар йөрттем. Мулла булам дип түгел, кызыксынып укыдым. Тукай мәчетенә 1984 елда килдем. Ул 1830 елда төзелгән һәм шуннан бирле бер дә ябылмаган. Сугыш вакытында да ябылмый ул. Хәзер демократия, дин тотарга бөтен кешегә рөхсәт. Җомга намазларында мәчетебез тулы була, яшьләр күп килә. Республика мәчетләре дә буш тормасын иде, халкыбыз йөрсен иде дип телим”.

Рамазан аен Аллаһы Тәгалә безгә бүләк итеп биргән. Рамазан сүзе яндыру, көйдерү дигән сүз. Нәрсәне яндырабыз? Ел буе җыйган гөнаһлары-бызны җыеп яндыра торган ай бу. Бу айда һәрбер изгелек бүтән айга караганда артыграк. Үз йортыңа ирең янына елмаеп кайтып керсәң, иреңә биргән садака бу. Урамда бер кешегә ярдәм иттең, сәлам бирдең – болар барсы да садака. Бу айда һәрбер изгелек 70 тапкырга артыграк...
Быел Ураза бәйрәме җомга көненә туры килде. Әлхәмдүл-илләһи, Рамазаныбыз хәере белән үтте. Аллаһы насыйп итеп, Рамазан аебыз файдалы бер дару, бер дога булсын, авыру күңелләргә дә шифаларын биргәндер. Рамазан шәрифебез гөнаһ һәм саташуга бирелгән бәндәләргә тәүбә һәм Аллаһка кайту юлларын тануга, изгелек һәм хәйрәт юлларына күнегергә, шуларда йөрергә сәбәп булгандыр. Рамазан шәрифебез башкаларның да хәлен аңларга, фәкыйрь, ачыккан, сусаганнарның хәлен белергә, мосафирның да хәлен аңларга, Коръән ашларының әһәмиятен аңларга ярдәм иткәндер.
Гаетләребез мөбарәк булсын, барчабызга хәерле гомер, балала-рыбызга тәүфыйкъ, дин һәм милләтебезгә хәерле хезмәтләр насыйп кылып, күңелләребезне пакьләндереп, иманнарыбызны сәламәт кылсын!