Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

 

Бөек шагыйребез Мостай Кәримнең тууына 99 ел тулу уңаеннан Башкортстан республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Халык шагыйре М.Кәримнең кызы Әлфия Кәримова, союздаш илнең Дәүләт секретаре Григорий Рапота, Әзербайҗанның РФдә тулы вәкаләтле илчесе Полад Бюль Бюль Оглы, шагыйрь Ренат Харис, Русиянең атказанган рәссамы Андрей Ковальчук һәм башка рәсми кунаклар шагыйрь һәйкәленә чәчкәләр салды.

Уфада Профсозлар йорты каршында узасы чарага чакыру алгач, узган елларның берсендә, билгеле шагыйрә апабызның: “Мостайның һәйкәленә чәчкә дә салмадылар!” -дип уфтанганы искә төште. Ә быел бәйрәм үзгә бер ямьле узды. Һәйкәл янына халык бик күмәк җыелды. Шыбырдап көзге яңгыр коеп торуга карамастан, балалар, үсмерләр һәм төрле яшьтәге кешеләрне бу чарага республиканың яңа җитәкчесе, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны якыннан күрү теләге дә алып килгән иде, билгеле.

Тантана башланып, һәйкәлгә чәчкәләр салгач, кунаклар сәхнәгә күтәрелде. Җыелучыларны тәбрикләү өчен баш сүзне шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримовага бирделәр. Әлфия Мостафа кызы бәйрәмне оештырган өчен рәхмәт белдерде.

  • Әти безнең арадан киткәнгә инде шактый вакыт үтте, әмма ул

елдан-ел безне ныграк берләштерә, очраштыра. Менә бүген дә бөтен Русиядән кунаклар килгән. Тагын бер ел узгач та, шушы безнең өчен кадерле җирдә очрашырга язсын, - диде ул.

Радий Хәбировның бәйрәм уңаеннан чыгышын халык аеруча игътибар белән тыңлады.

  • Бүген без Башкортстанның лаеклы улын хөрмәтлибез. Мостай Кәрим шагыйрь, прозаик, җәмәгатьче буларак абруйлы булды.

Һәркемнең күңелендә үз Мостай Кәриме бар. Ә миңа ул үзгә бер якын. Мин Мостай аганы якыннан белүем, аның белән бергә эшләвем, яшәвем белән горурланам. Без аның белән чын ир-егетләрчә, ышанычлы мөнәсәбәттә булдык. Мин аның белән аралашуым белән бәхетлемен. Мин аның халкы турында уйлануларын, бөтен борчылуларын яхшы беләм. Ул гел халкы белән булды. Ул курку белмәс кыю кеше иде. Чиксез зыялы, нәзакәтле кеше булды. Көчле кешеләр генә шундый була аладыр. Барыгызны да бу тантаналы көн – якташыбыз туган көн - белән котлыйм. Мостай агай, туган көнең белән!

Григорий Рапота Мостай Кәримне бөтен башкорт халкының гына түгел, ә бөтен Русия, элекке Совет халкының горурлыгы, дип белдерде. Дәрәҗәле кунак Минскида Мостай Кәримнең белорус теленә тәрҗемә ителгән китабы нәшер ителүе турында әйтте.

Полад Бюль Бюль Оглы, шагыйрь Ренат Харис та, Мостай Кәримнең бөтен дөньяга билгеле шагыйрь булуын ассызыклап, аның бөек иҗатын бәяләп җылы сүзләр әйттеләр.

Арытаба, Русиянең атказанган рәссамы Андрей Ковальчук скульптура буенча ничек эшләвен сөйләп үтте.

Чара шагыйрьнең шигырьләреннән төзелгән әдәби-музыкаль композиция белән дәвам итте. Киләсе елда инде без Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуын билгелиячәкбез.

Алсу Хәбирова.
Фото: Башинформ.