Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Русия Башкортстан электробусларына күчеп утыра. Нефтекама автозаводында җитештерелгән яңа экологик транспорт Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Дондагы Ростовта һәм Иркутск шәһәрләрендә пассажирлар йөртә. НефАЗ конвеерыннан 100нче автобус төште, әлегә алар башка төбәкләргә экспортка озатыла.

Бу машинада “КамАЗ” “йөзен” генә түгел, йөрәген дә алмаштырды. Автобус ток көче ярдәмендә генә йөри.

“НефАЗ”ның генераль директоры Сергей Зуйков:

 - Электробусның двигателе юк, ягъни аны хезмәтләндерү буенча күп эшләр – май алыштырасы һәм башкалары – юк. Әлбәттә, монда катлаулы элетрик схемалар каралган.

Русиядә беренче электробус рейс маршрутына чыккан. 50 яңа буын автобуслары Мәскәү урамнарын гизә. Соңгы тукталышларда автобусны тиз арада зарядкалап алыр өчен махсус блоклар урнаштырылган.

Киләчәкнең җәмәгать транспорты бары тик электрик тарту көче исәбенә йөри. Аның аккумуляторы автобусның түбәсенә куелган, ул 10 минут эчендә зарядка җыя. Электробуска бу 50 чакрым юл үтәргә мөмкинлек бирә.

Әлеге заманча автобусларны якын араларда Уфа урамнарында да күрербез әле.