Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

 

Башкортстан Җәмәгать палатасы 16 октябрьдә  “Уфа” халыкара аэропортына бөек Башкортстан ватандашының исемен бирү буенча федераль  проектка зур тыңлаулар үткәрде. Чарада белгечләр, Уфаның актив халкы һәм киң мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Республика халкыннан  Башкортстан Җәмәгать палатасына төрле ысуллар ярдәмендә 40 кандидатура буенча 2 меңгә якын фикер килде. Башкортстан Җәмәгать палатасы рәисе Ольга Панчихина иң күп тавыш җыйган 10 исемне игълан итте:

Мостай Кәрим – халык шагыйре, язучы;

Муса Гәрәев – хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое;

Салават Юлаев – милли герой;

Сергей Аксаков – язучы;

Рудольф Нуриев – балет артисты;

Миңлегали Шәйморатов – генерал-майор;

Фёдор Шаляпин – опера җырчысы;

Александр Матросов – Советлар Союзы  Герое;

Михаил Нестеров – рәссам;

Сергей Довлатов – язучы, журналист.

Конкурс 5 декабрьдә тәмамланачак.

Аның шартлары белән https://великиеимена.рф сайтына кереп танышырга мөмкин.