Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылында торак йортта янгын чыга.

Иртән 8.40 сәгатьтә чыга янгын. Аны сүндерүгә 9 техника берәмлеге һәм 17 кеше җәлеп ителә, шулай ук Стәрлебаш авыл советының да ирекле янгын сүндерүче командасы, полиция хезмәткәрләре, хакимият һәм прокуратура  үз ярдәмен күрсәтә.

 - Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә йортны ут тулысынча ялмап алган була. Янгын сәбәпләре ачыклана. Аның нәтиҗәсендә 3 яшьлек бала гомере өзелгән. Баланың әнисе белән психологлар эшли.