Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Алар Русия дәүләтен гомер буе озата бара

Таң туса, матбугат “санкция” дә “санкция” дип шаулый башлый. Чынлап та, соңгы 4—5 елда моңа кадәр безнең колаклар ишетеп күнекмәгән бу сүз яңгырамаган бер көн дә юктыр.

Безнең илгә каршы санкцияләр пакеты соңгы тапкыр быел августта кертелде. АКШ Русиягә товарлар һәм технологияләр сатуны тыйды.
Тарихка баксаң, санкцияләр ягъни икътисади чикләүләр, безнең ил өчен әллә ни зур яңалык та түгел икән. Икътисади санкцияләр Русия дәүләтен гомер буе озата килгән. Соңгы 4 ел эчендә безнең илгә карата кертелгән санкцияләр дә, кем әйтмешли, искергән яңалык. Чөнки җир йөзендә Советлар Союзы дигән дәүләт туу белән, санкцияләр чолганышында кала. АКШ һәм Антанта илләре СССРга карата беренче икътисади блокаданы 1919 елның октябрендә игълан итә. Ул чакта хәтта Советлар Русиясе өчен тәгаенләнгән йөк корабларын тоткарлыйлар. Чит илләрдән кертелгән товарлар өчен түләүне алтын белән түгел, ә ашлык белән алганнар. Ашлык алтыннан да кыйммәтрәк булган. Ул елны дөньяда икмәк дефициты туа һәм шул сәбәпле ашлык валютага әверелә. Бу хәл Русиягә басым ясый: большевиклар икмәкне читкә чыгара башлагач, илдә ачлык башлана.
Безнең илгә каршы шундый ук сәүдә санкцияләрен 1930 елларда кертәләр. Әмма ул вакытта ашлык белән генә түләү мәҗбүри булмаганлыктан икътисади чолганыш 1—2 елдан артык бармый. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң АКШ СССРга материал һәм корылмалар җибәрүгә чикләү кертә. Көнбатыш исә “контрольдә тотылган технологик артта калу” стратегиясен әзерли. Капиталистлар технологияләрне үзләрендә 4 ел чыгарганнан соң гына социалистик илләргә сатканнар. Кореядә сугыш барган 1951 елда (ул чакта АКШ һәм СССР икесе ике якны яклый) санкцияләр пакетына башка чикләүләрне дә өстиләр.
Менә шундый шартларда да Советлар Союзы үсүдән тукталып калмый, ә үсеш ала. Сере нидә?
Төптән уйлап караганда, башкаларга санкцияләр керткән илләр үзләре дә аннан зыян күрми калмыйлар бит. Бигрәк тә, СССР кебек дөньяның куәтле иле белән алышканда. Шуңа күрә Европага да, Американың үзенә дә сәүдә элемтәләре төзү бик файдалы була. Кертелгән чикләүләрне кайсы ил беренче булып бозарга җөрьәт итә, кем әйтмешли, аның авызы балда-майда булган. Шуңа күрә Көнбатышның төрле илләре вакыты белән санкцияләрен бер як читкә куеп, СССР белән сату итүгә тотынган.
Беренче икътисади блокаданы америкалылар түзә алмый үзләре боза. 1925 елда башлана бу хәл. Ул чакта АКШ компанияләре Уралмаш, Чиләбе трактор заводы, Горький машина заводы, Магнитогорскины төзүдә катнаша. Европа сәнәгатьчеләре читтә кала. 1949 һәм 1951 елларда да Америка санкцияләре шушы ук сәбәпләр аркасында җимерелә. Ул вакытларда Вашингтон безнең ил белән эшләми, калган илләр исә майлы калҗадан баш тартмый. Европа белән сәүдә алмашы 40 процентка кадәр үсә. 1980 елда АКШ янә икътисад юлларына киртә кора башлый. Бу юлы Әфганстанда сугыш башлану сәбәпле СССРга ашлык сатуга эмбарго кертә. Ә бит шуннан соң Вашингтон үзенең аграрийларының чыгымнарын каплау өчен 2 млрд доллар акчасын сарыф итәргә мәҗбүр була. Советлар иле рәхәтләнеп Аргентина, Канада, Испания, Австралиядән ашлык сатып ала. Ә бер елдан соң АКШка үзе керткән чикләүләрен үз кулы белән бетерергә туры килә. Шулай да СССРга электрон, нефть һәм газ корылмалары сатмаска карар итә. Биредә инде Европа форсатны кулдан ычкындырмый. 1982 елда Вашингтон керткән эмбаргосын тагын алмаштыра.

Советлар Союзы дигән дәүләт туу белән, санкцияләр чолганышында кала. АКШ һәм Антанта илләре СССРга карата беренче икътисади блокаданы 1919 елның октябрендә игълан итә.

Бүгенге Русия белән чагыштырып караганда, СССРга икътисади элемтәләрне ныгытуы җиңелрәк була. Чөнки Көнчыгыш Европаның социалистик илләре танау төбендә генә. Шуңа да сәүдә әйләнешенең яртысыннан күбрәге дус социалистик илләр өлешенә туры килә. Белүебезчә, ул елларда ГДР, Польша, Болгария, Чехословакия, Венгрия СССРның иң якын дуслары була. Алар импортының чирек өлеше машиналар һәм корылмаларга туры килә. СССР исә аларның нефть һәм газга, электр, металл, ашлама, һ.б. булган ихтыяҗларын каплый. Капиталистик илләрдән исә корылмалар, авыр сәнәгать чималы һәм куллану товарлары сатып алына. Социалистик илләр азык-төлек, хуҗалык куллануы товарлары кертә.

СССРдан аермалы буларак, бүгенге Русия Көнбатыш илләренә зур бәйлелек кичерә. Ул болганчык 1990 елларда башланды. Ул чакта Ельцин хөкүмәте үзебездә сыйфатлы итеп ясый белмәгән товарларны чит илдән сатып алу яхшырак дип санады. Нәтиҗәсе озак көттермәде: хәзер без чит илләр белән сәүдә итүгә мохтаҗбыз. Технологияләрне сатып алырга түгел, үстерергә кирәк.

СССР тууының беренче көненнән алып тулы изоляциядә яшәргә— икътисадның бөтен тармакларында да үз көчләренә генә ышанырга әзерләнә. Кызганычка каршы, башкаларга бәйле булмыйча калу өчен яшәү дәрәҗәсенең түбән булуы белән түләргә туры килә. Уйлап баксаң, ул елларда гади генә көнкүреш товарларына кадәр җитешмәде бит.
СССРдан аермалы буларак, бүгенге Русия Көнбатыш илләренә зур бәйлелек кичерә. Ул болганчык 1990 елларда башланды. Ул чакта Ельцин хөкүмәте үзебездә сыйфатлы итеп ясый белмәгән товарларны чит илдән сатып алу яхшырак дип санады. Нәтиҗәсе озак көттермәде: хәзер без чит илләр белән сәүдә итүгә мохтаҗбыз. Технологияләрне сатып алырга түгел, үстерергә кирәк.
Икенчедән, Социалистик блокка кергән илләр бүген юк, димәк, ышанычлы партнерларыбыз да юк. Тышкы сәүдә итүебезнең яртысы Евросоюз өлешенә туры килә. Бүгенге санкцияләр аркасында АКШ белән икътисади элемтәләр өзелсә, артык зур куркыныч юк, ә менә аңа Евросоюз да ныклап кушылса, нишләрбез икән дигән сорау үзе туа.
Әмма дөньяда алардан башка да илләр күп ич. Мәсәлән, Кытай, Көньяк Америка, Һиндстан... Ләкин биредә дә бәхәс туа. Әйе, без алар белән дуслаша, икътисад мөнәсәбәтләре дә төзи алабыз, әмма ота алмаячакбыз. Ул чакта яшәү дәрәҗәсен 5—8 тапкырга түбән төшерергә туры киләчәк дип саный билгеле икътисади аналитиклар.
Яшәү дәрәҗәсе югары булган илләр башка дәүләтләр белән үпкәләшмичә яшәргә тырыша. Дус-тату яшәүгә берни җитми дә соң, әмма дөнья без теләгәнчә бармый шул...

Резеда Кадикова әзерләде.

Башкортстан яңалыклары


Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров “Торатау” геопаркы төзү турындагы указга кул куйды. Паркны төзүнең максаты – респуб...
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров вузга ничек укырга кергән? Бу хакта ул “Һөнәре буенча иң яхшысы” һөнәри осталык бәйг...
  Республикада яшәүче үсмер кыз катлаулы тормыш хәлләренә тарыган, ул 6 айлык  кул баласы белән ялгызы калган. Яшь әни – ятимә, аның үз ...
Кар-бураны булмаса да, тышта кыш инде, җәмәгать. Декабрьнең 12нче көне генә булса да, халык кыштыр-кыштыр Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлад...
Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты Гафури районында 43 яшьлек хатын хәбәрсез югалу сәбәпле җинаять эше ачкан. Тикшерү барышы...
  Республикада хезмәт хаклары буенча бурычлар 2018 елның 1 декабренә 635, 6 млн сум тәшкил итте. Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыч...
  Соңгы өч елда Балтач районында сәламәтлек саклау өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Алар яшь белгечләрне районга эшкә кайтару, төпкелдәге авы...
  Бүген БР Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чүп чыгару бәясен төшере...

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Иркутск өлкәсе суды элеккеге милиционерны 60 кеше үтерүдә гаепле дип тапкан һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән. Ангарск шәһәрендә яшәү...
Яңа елга яңа исемлек: илдә сәламәтлек өчен аеруча мөһим булган һәм хакларын дәүләт үзе контрольдә тоткан дарулар исемлеген киңәйттеләр. Мо...
Ырынбур өлкәсе Сакмар районы Чапаевское авыл зиратында  кар астыннан  10 яшьлек малай җәсәден табып алганар. Җинаять урынын үтерүдә гаеплә...
Узып баручы 2018 елда Русиядә ришвәт алу һәм бирү 10 процентка арткан. Гыйнвар октябрь аенда Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы  3 ...

Дөнья


Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә ...
  Көньяк Африка республикасында Кейптаунда кыя  кырыенда турист ханым фотога төшәргә уйлый, махсус кадр өчен сикерә... һәм кыядан егылып ...
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы полициясе  дөяләргә атланып йөрүче махсус патруль булдыруы турында хәбәр итте. Бу хакта Gulf News...
Facebookта билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык. ...