Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Быел уңыш, шөкер, мул булды. Халык соңгы берничә елда юньле бәрәңге уңышы күрмәде диярлек. Шуңа да шәһәрдә яшәүче күпләр кибеттән диңгез аръягыннан китерелгән бәрәңге белән хушланырга мәҗбүр булды.

 

Ә быел хәлләр ничек тора соң? Уңыш быел, шөкер, хәтта иң-иң нәфеслеләрнең дә күңелләре булырлык бугай: бер бәрәңге төбеннән яртышар чиләк чыга ди, кем белән сөйләшсәң дә.
Без дә бу ялда туган якларга бәрәңге алырга кайтып килдек: озын юл буена ничә авыл аша үтмик, һәркайсында халык бакчада мәш килә иде. Күршеләрнең дә барсы да бакчада икән, һәркем уңышның югары булуына куана. “Мондый уңышны күптән күргән юк иде, исәнлектә ашарга язсын” ди күрше Малих абыебыз.
Ә менә икенче күршеләребезне бәрәңгеләр арасында черекләренең шактый булуы борчый икән. “Сары бәрәңгеләр арасында коры черек, кызылларында юеш черек очрый, сыек ботканы хәтерләтә, кышын уңыш харап булмаса ярый инде”, – ди алар.
Авылда хәзер күбрәк картлар гомер кичерүе сер түгел. Бәрәңге алышырга аларга (аннан бергәләп ашарга да!) балалары, оныклары ярдәм итә. Шулай булгач, 1-2 көнгә кайткан кешеләр ничек тә тизрәк бакчаны чокып, бәрәңгеләрне чүпләп бетерергә тырышты.
Белгечләр бәрәңгене ничек дөрес казып алып, саклауга салу, аны дезинфекцияләү турында күпме генә фәнни хезмәтләр язмасыннар, авыл халкы барыбер үз кануннары буенча яши. Кызганычка каршы, галимнәр сүзләренә колак салу безнең халыкта бик юк шул. Нәтиҗәдә бераз вакыт үтүгә күпләр баздан чери-бозыла башлаган бәрәңгеләрне чиләк-чиләк чүплеккә ташый башларга мөмкин...
Әйдәгез, дуслар, белгечләр киңәшләренә дә бераз колак салып үтик әле.

Җыю барышында саклык

Иң мөһиме — җыйганда бәрәң-гене мөмкин кадәр азрак җәрә-хәтләргә тырышабыз. Аны ерактан ташларга ярамый. Бәрәңге үзе шактый нык булып тоелса да, биеклектән төшкәндә бәрелеп, җәрәхәтләнә.
Икенчедән, һава торышы коры булуы мөһим. Яңгыр явып үткәннән соң җирне казып була икән, моның зыяны юк. Ләкин яңгыр өстән койганда казырга ярамый. Казыган вакытта җир бик юеш булса, бәрәңгене җыймыйча казып кына калдырырга да була. Көн җылы, кояшлы булса, бәрәңгегә моның зыяны юк, ул әйбәт кибәчәк.

Алуга ук базга төшерү – иң зур хата

Бәрәңгене алуга ук базга төшерергә ярамый. Аны бераз сарайда тотарга кирәк, бигрәк тә җыйган вакытта дымлы булса. Астына салам яки дым сеңдерә, һаваны яхшы үткәрә торган берәр нәрсә җәяргә кирәк. Әлеге бинада тәрәзәләр, ярыклар булса, бәрәңге яшәрмәсен өчен салам белән җиңелчә генә каплап куярга мөмкин.
Актив җилләтү булмаган очракта, бәрәңгеләрне җир өстендә, мәсәлән, ниндидер келәттә бер айга якын сакларга мөмкин. Билгеле, суыклар вакытында аны берәр нәрсә белән каплап, күзәтеп торырга кирәк. Бәрәңге сулый, үзен үзе җылытып тора, тышта суык булганда бәрәңге үзен 5-10 градуска кадәр җылыта ала.

Саклар алдыннан әзерлек

Базга төшерер алдыннан әйбәтләп киптерү һәм начарларыннан аеру мөһим. Бәрәңгене алуга ук түгел, ә берәр ай келәттә киптергәннән соң араларга кирәк. Казып алган вакытта фитофторозлы бәрәңге-ләрдә кечкенә бер тап кына булырга мөмкин, аны күреп алу кыен. Бер ай вакыттан соң авыру бүлбеләрдә фитофтороз инде күренеп торачак.

Базны ел саен чистартырга кирәк

Базны елга бер чистартырга, җирен алырга кирәк, гөмбә спораларын бетерү өчен бакыр купоросы белән эшкәртергә мөмкин. Җилләтү өчен баздан урамга чыгарылган торба булуы бик кирәк. Чөнки бәрәңге үзе һәрвакыт сулый, җылылык бүлеп чыгара. Углекислоталы газны, әлеге җылылыкны чыгармасаң, бәрәңге-нең вакытыннан алда үрүенә китерә.
Баздагы җылылыкны күп очракта үзебез көйли алмыйбыз. Базда җылылык 4-5 градуска күпме тизрәк төшә, шуның кадәр бәрәңге өчен яхшырак. Әлеге температураны сакларга кирәк, моннан түбәнрәк булырга тиеш түгел. Саклау барышында бәрәңгене күзәтеп торырга, чери башлаганнарын ала барырга кирәк.
Баз торак йорт подвалында түгел, ә кайдадыр читтә урнашкан булса, фумигация ясарга мөмкин. Моның өчен сатуда махсус шашкалар бар. Агулы төтен бинада бөтен зарарлы микробларны юкка чыгара. Черү куркынычы зур булган очракта бәрәңгене базга төшер-гәннән соң да фумигация ясарга мөмкин. Ләкин бу очракта әлеге препаратның күрсәтмәләрен яхшылап укырга кирәк. Кайсы вакытта кулланырга, нинди чикләүләр бар – боларга игътибар итәргә кирәк.

Киптерелсә, авырулар куркыныч түгел

Халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп кулланыла, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыен-лыклар булмаска тиеш. Дымлы бәрәңгене базга салып, көл сибү әллә ни уңай нәтиҗә бирмәячәк. Төп шарт — бәрәңгенең коры булуы.

Саклаудагы төп хаталар

Бакчадан туры базга төшерү һәм күпмедер вакыттан соң чиләкләп, капчыклап черек бәрәңгене ташу иң таралган хаталарның берсе. Бәрәң-гене киптерүгә бездә зур игътибар бирелми. Гөмбәле чирләр булган очракта, алар үзләрен бер ай эчендә күрсәтеп өлгерә. Бактериаль авы-рулар, кагыйдә буларак, бик сирәк очрый. Киң таралган авырулардан коры черү, фитофторозны әйтергә була. Аларны тиз арада күрергә мөмкин.
Бәрәңге өслегендә фитофтороз үсеш алган урыннар көрән төстә, басылган була. Андый бәрәңгене аркылыга ярып карасаң, кабы-гыннан эченә таба туры көрән “нурлар” киткәнен күрергә мөмкин. Фитофтороз булганда бәрәңге үзе каты кала, ләкин аңа төрле бактерияләр кереп, ул чери, начар ис чыгара башлый.
Фузариоз, ягъни коры черү булган очракта, башта бәрәңгедә зур булмаган кабарынкылык, аннан янчелгән урын барлыкка килә. Ул кара көрән, кара төстә була. Эчендә кара, коры масса. Күп очракта фузариоз җәрәхәтләнгән, киселгән урыннардан башлана, анда бак-терияләр кергән очракта ул юеш черүгә дә күчәргә мөмкин.
Быел һава эссе һәм коры булганлыктан, фитофтороз таралуга шартлар булмады. Ә фузариоз өчен, киресенчә, шартлар шактый уңайлы булды. Зур зыян күргән бүлбеләрне, озак саклап тормыйча, терлеккә ашатырга кирәк.
Игътибар!
Салкыннар башланганчы җирне сөреп калдыру кайбер авыруларны кисәтергә ярдәм итәчәк.

Авылда бәрәңге һәрвакыт күп ашала, аны төп ризык дип әйтсәң дә була. Ә менә шәһәр җирендә соңгы елларда: “бәрәңге ашамый башладым, симертә бит ул”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бәрәңге бик тә файдалы ризык, ләкин аны дөрес итеп пешерә белергә кирәк.
tАшказаны авыртканда бәрәңге крахмалы файдалы, ул тыныч-ландыра, авыртуны тиз баса. Ашказаны өчен бәрәңге пешкән су да сихәтле. Ашказаны җәрәхәте, уникеилле эчәк авырулары вакы-тында бәрәңгене тозсыз пеше-рәләр, суын керамик савытка сөзәләр. Шуны көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.
tБәрәңгедә калий бик күп, ул – йөрәк авыруы сәбәпле килеп чыккан шешенүдән әйбәт дәва. Артерия кан басымы югары булганнарга, йөрәге җиткелекле эшләмәгәннәргә көн саен уртача зурлыктагы 2-3 пешкән бәрәңге ашарга киңәш ителә, ләкин тоз кулланмагыз. Кабыклы бәрәңге йөрәкне калийга баета, организм-нан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә.
tБәрәңгедә С витамины күп. Бәрәңгене ярып пешерергә җые-насыз икән, башта суны кайнатып чыгарыгыз, аннан соң гына салыгыз. Салкын суга салып пешергәндә бәрәңгедәге С вита-мины 50 процентка кими. Кайнар суда 20 проценты гына югала.
Иң файдалы бәрәңге – кабыгы белән мичтә пешкәне, аны икенче төрле “күлмәкле бәрәңге” дип тә атыйлар.
***
Әлфия Идрисова, Стәрлебаш авылы:
– Әле бәрәңгене ала башламадык, балалар җыелса, киләсе ялларда казып-җыярбыз инде. Уңыш яхшы булырга охшаган, шатлыклар белән ашарга насыйп итсен инде.
Зиләвир Габбасов, Авыргазы районы, Сәмән авылы:
– Үткән ялда балалар казып, эшне бетерде, шөкер. Мондый бәрәңге уңышын соңгы 10 елда күргән юк иде, шаккатмалы булды! Аеруча безнең якларда халык яратып үстерә торган “сорокодневка” сорты, көрән бәрәңге яхшы үскән.
Зинира Шәрәфиева, Тәтешле:
– Бәрәңгене казып алдык, шулкадәр эре булганына шаккаттык. Киләсе елларда да утыртып, шундый уңыш алырга язсын иде, әлбәттә.


Гөлара Арсланова.

Башкортстан яңалыклары


Бу сүзләр күңелдә ышаныч уятты. Балтачка “Өмет”челәрнең юллары төшеп тора дисәм, һич арттыру булмас.  Без район тормышын гәзитебез битләр...
13-12-2018 10:06
Мәктәпләрдә репетиторлык белән шөгыльләнүне тыймакчылар. Бу идеяне республиканың мәгариф министры вазифасын вакытлыча башкаручы Айбулат Ха...
13-12-2018 09:16
Бу сорауга һәркемнең үз җавабы бардыр. Ә менә “Нур” театры тәкъдим иткән “Отышлы тормыш” спектакле тамашачыга шул сорауга җавап табарга яр...
13-12-2018 08:17
   Кичә, 11 нче декабрьдә, бер төркем “Өмет”челәр Борай – Балтач якларында булып кайттык. Бу – минем өчен эш сәфәре генә түгел, форсаттан ф...
12-12-2018 10:21
Октябрь азагында республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә Радий Хәбиров онкология һәм кардиология диспансерларының яңа корпусларын  төзүне о...
12-12-2018 10:15
Яңавыл районының Бәнибаш авылында 86 яшьлек каенана белән 47 яшьлек килен арасында низаг чыга: имеш, кайнасы авылда килене турында гайбәт ...
12-12-2018 08:34
  “Российская газета” хәбәр итүенчә, чиновникларга тыйган кебек, Русиядә укытучылар белән табибларга да бүләк алуны тыярга мөмкиннәр. Бу...
12-12-2018 08:29
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров “Торатау” геопаркы төзү турындагы указга кул куйды. Паркны төзүнең максаты – респуб...
12-12-2018 07:38

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Яр Чаллы шәһәре суды ун ел буе ялган диплом белән невролог булып эшләгән 39 яшьлек табиб ханымга карата ачылган җинаять эшен караган. Тик...
13-12-2018 08:57
“Литфонд” аукцион йорты “Кино” төркеменең лидеры, легендар рок-җырчы Виктор Цойның тагын берничә шәхси әйберен сатуга чыгарырга ниятли. Ан...
13-12-2018 08:10
Иркутск өлкәсе суды элеккеге милиционерны 60 кеше үтерүдә гаепле дип тапкан һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән. Ангарск шәһәрендә яшәү...
12-12-2018 05:18
Яңа елга яңа исемлек: илдә сәламәтлек өчен аеруча мөһим булган һәм хакларын дәүләт үзе контрольдә тоткан дарулар исемлеген киңәйттеләр. Мо...
11-12-2018 07:10

Дөнья


Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә ...
11-12-2018 10:10
  Көньяк Африка республикасында Кейптаунда кыя  кырыенда турист ханым фотога төшәргә уйлый, махсус кадр өчен сикерә... һәм кыядан егылып ...
11-12-2018 09:17
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы полициясе  дөяләргә атланып йөрүче махсус патруль булдыруы турында хәбәр итте. Бу хакта Gulf News...
11-12-2018 08:25
Facebookта билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык. ...
10-12-2018 09:33