Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Көзнең моңсу шушы чоры күңелләргә көтмәгәндә сары сагыш салды - күренекле татар шагыйре, үткен телле журналист, «Өмет” гәзитенең күпьеллык тугры дусты Рим Идиятуллин 79 нчы яшендә гүр иясе булды. Гомумән, шушы арада гына Башкортстан әдәбияты бер-бер артлы зур югалтулар кичерде – арабыздан каләм осталары Сабир Шәрипов белән Фоат Галәветдинов китеп барды. Инде менә - Рим Идиятуллин...Рим абыйның вафат булуын ишетү барыбызны да тетрәндерде, йөрәкләргә яра булып ятты, чөнки ул һәрвакыт гәзитебез коллективы белән элемтәдә дус яшәде, даими язышып торды.

Рим Идиятуллин 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган. Илек авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага килеп 15 санлы мәктәптә укый. Аны тәмамлагач дүрт ел заводта эшли. Заводта эшләгәндә “Кызыл таң” редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев, шул елларда аңа фатихасын биреп, бер шәлкем шигырьләрен “Кызыл таң”да бастырып чыгара. Аннары ул Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Филология факультетының татар-урыс бүлегендә өч курсны тәмамлаганнан соң читтән торып укуга күчә. 1965 елдан "Кызыл таң" гәзитендә эшли. Кече әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары була.

. 1987-92 елларда “Һәнәк” журналында эшли. Аннары кабат “Кызыл таң”га кайтып, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарып, 2000 елда лаеклы ялга чыга.

Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстанда гына тъгел,Татарстан гәзит-журналларында да чыгып килде. Ул - татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тирән фикерле, нечкә хисле шагыйрь, хөрмәтле өлкән хезмәттәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә сакланыр. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

“Өмет”челәр.