Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Башкортстан буенча Росгвардия идарәсе 17-28 сентябрьдә “Корал тапшыр” профилактик операциясе үткәрә. Ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, һәр гражданин үзендә законсыз сакланган корал һәм боеприпасларны, шартлаткыч матдәләр һәм корылмаларны җинаять җәзасыннан курыкмыйча тапшыра ала. Моңа бонус итеп акча бирәләр.

Теләсә нинди полиция участогында гариза язып, паспорт мәгълүматларын, банктагы исәпне күрсәтеп бер җинаять тә кылынмаган коралны тапшырырга була. Криминалистлар коралны тикшереп, аның бәясен ачыклагач, гадәттә бер ай эчендә корал тапшырган кеше исәбенә акча күчерәләр.