Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Соңгы вакыттта ришвәт алу очраклары турында бигрәк тә күп ишетелә башлады. Бу җәһәттән безнең республика да искәрмә түгел.

Менә тагын бер хәбәр: 10 сентябрь көнне Уфаның Совет районы прокуроры, 44 яшьлек Рамил Гарифуллинны 5 миллион сумнан күбрәк ришвәт алган вакытта кулга алганнар һәм ике айга сак астына урнаштырганнар.

Әлеге вакытта чиновникка карата җинаять эше кузгатылган. Аны “аеруча зур күләмдә ришвәт алу” маддәсендә каралган җинаять эшләүдә гаеплиләр.

Рамил Гарифуллинның тикшерү һәм тентү барышында гомум бәясе 180 миллион сумга баскан милке барлыгы ачыкланган. Мәгълүматлар буенча, аның Уфада, Мәскәүдә, Сочида фатирлары һәм торак йортлары булырга мөмкин.

Кулга алынган прокурорны 15 ел ирегеннән мәхрүм итү көтә.

                                         Руфина Таҗиева.