Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

“Агыйдел елгасының саега башлау куркынычы туды” дип чаң кагалар. Бу хәлне республиканың гидрометеорология һәм мониторинг буенча идарәсе раслый.

Саннар сагайтырлык та шул: соңгы 10 көн дәвамында су дәрәҗәсе минус 120 см тирәсендә тора.

“12 сентябрьгә Агыйделдә су иртәнге 8.00 сәгатьтә минус 133 см иде, - дип хәбәр итәләр БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. – Бу сентябрь аена хас булган күпьеллык күрсәткечтән 88 см.га түбәнрәк. Моңа кадәр суның иң түбәнге билгесе 2012 елның сентябрендә теркәлгән иде – минус 161 см. Сәбәбе – корылык, эссе көннәр торуы һәм, нәтиҗә буларак, Агыйдел елгасы бассейнында суның нык кимүе. Яңгырлар су күләменә аз тәэссир итә, шуңа да елгада су кимүе дәвам итә. Алдагы атнада республика елгаларында   суның тагын да кимүе көтелә”.

Руфина Хәсәнова.