Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

   Якынлашып килгән эпидемиологик мизгелдә Русия халкы өчен 2 яңа грипп штаммы куркыныч белән яный ди табиблар.

   Экспертлар әйтүенчә, грипп вирусы бик җиңел мутацияләшә, ул ел саен башка штаммнар белән аталанып үзгәреп тора.

   Республикада яңа грипп штаммнарына каршы вакцинация башланды да инде. Нәкъ менә прививка ясату грипп куркынычын киметә– хәтта прививка ясаткан кеше авырып китсә дә, ул чирне чагыштырмача җиңелрәк кичерәчәк.

Бүгенге көндә республикага балалар өчен 150 мең һәм өлкәннәр өчен 120 мең доза вакцина кайтарылган. Быел барлыгы 1,6 миллион кешене вакцинацияләү планлаштырыла, шул исәптән, 300 мең баланы.

   Иммунизация өчен иң уңышлы вакыт – сентябрь-октябрь айлары ди табиблар. Чөнки бу вакытта әле грипп вирусы бик булмый, ә кешенең иммун системасы вакцинага җавап бирергә әзер була. Хәер, прививкалар ясату эпидемия чоры башланганга кадәр дәвам итә.

                                                     Гөлара Арсланова.