Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

 

19 апрельдә кичке 19 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкы сорауларына җавап бирәчәк.

   “Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруын Башкортстан Юлдаш телевидениесе, “Русия-24”. Башкортстан”, “Вся Уфа” телеканалларында карарга, “Спутник FM”, “Русия радиосы. Башкортстан” радиостанцияләрендә тыңларга мөмкин.

   Республика халкы белән сөйләшү барышында Башкортстан Башлыгы төбәкнең социаль-икътисади һәм җәмәгать-сәяси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

   Шалтыратуларны эшкәртү бердәм үзәге эше 12 апрель көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана һәм тапшыру беткәнче дәвам итәчәк. Һәр көнне иртәнге 9 сәгатьтән алып 18 сәгатькә кадәр: 8-800-347-03-47 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

   Шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан шалтырату – бушлай.