Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бүздәк районына эш сәфәре барышында Бүздәк консерва коммбинатында җитештерү линияләрен һәм әзер продукция складын карады.

Бүген комбинат 50 төргә якын продукция җитештерә: томат пастасы, соуслар, джемнар, әзер ашлар, повидло һәм сутлар чыгара. 2017 елда, предприятие җитәкчелеге сүзләренчә, республикада беренче майонез җитештерү ачылган.

Шулай ук узган елда төрү машиналары, стерильләштерү җайланмалары куелган, ашлар линиясе реконструкцияләнгән.

Төбәк җитәкчелеге предприятие директоры Рузил Дәүләтшин белән арытабангы инвестиция программасын тикшерде. 2022 елга кадәр инвестицияләр күләме якынча 250 миллион сум тәшкил итә. Шул ук вакытта директор сүзләре буенча, әлеге вакытта комбинат дәүләт ярдәме программаларының берсенә дә эләкми.

- Болай булмаска тиеш, сездә бит сату рентабельлеге нык югары түгел, - диде Рөстәм Хәмитов. – Әйдәгез, шундый мөмкинлек карыйк. Бу сезгә киңәергә, тизрәк яңарырга мөмкинлек бирер.