Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Кушнаренко районында исә район хакимиятендә җаваплы вазифа биләүче үзенә ярдәм сорап килүчеләрнең проблемаларын хәл итәргә ашыкмаган. Прокуратура тикшерүләре күрсәтүенчә, февраль аенда юл ремонтлау турында мәгълүмат бирүне, бүленгән фатирда җитешсезлекләрне бетерү буенча мөрәҗәгать итүчеләргә чиновник нишләптер җавап бирергә “оныткан”. Ә бит мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләренә 30 көн эчендә җавап бирергә тиешләр. Суд аңардан 5 мең сум күләмендә штраф түләтү турында карар чыгарган, районның ике чиновнигы исә дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган.