Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Узган шимбәдә Уфаның Конгресс-холлында II республиканың ата-аналары форумы узды. Чара пленар утырыштан башланып китте, анда 4 гаилә “Ата-аналар каһарманлыгы” медале белән бүләкләнде. Аннары форум  “Бала хокуклары. Бала хокукларын ничек якларга?” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыгы, уеннар белән бергә тематик секцияләр һәм осталык дәресләре белән дәвам итте. Форумда күргәзмә һәм ата-аналар өчен консультация хезмәтләре оештырылды. Чарага  федераль һәм республика дәрәҗәсендәге күп белгечләр һәм практиклар җәлеп ителде. Форумда тәрбия, мәгариф, балалар үсеше һәм аларның хокукларын яклау сораулары буенча фикерләштләр.

Чара балалар хокукларын яклау буенча сорауларны хәл итүдә дәүләт власте һәм иҗтимагый оешмаларның тырышлыкларын берләштерү, балалар һәм үсмерләрнең проблемаларын ачыклау, аларны социаль мөһим эшләргә җәлеп итү, гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе һәм практикасы белән уртаклашу  максатыннан оештырылды.

Форумның пленар утырышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов кайсыбер муниципалитетларда  аерылышу алдында торган гаилә парлары өчен оештырылган  “дуслаштыру бүлмәләре” тәҗрибәсен бөтен республикага таратырга кирәк дип ассызыклады.

Рөстәм Хәмитов шулай ук балаларның массакүләм җыелган урыннардагы хәвефсезлеге темасына да кагылды.Республика сәүдә, күңел ачу  үзәкләрендә тоталь тикшерүләр үтүен, кагыйдә-нормативларны бозу очракларның 20 меңгә җитүен билгеләде. Янгынга каршы сигнализацияләре, эвакуация чыгу юллары һәм башка хәвефсезлек системалары булмаганнары үз эшен туктатты диде төбәк Башлыгы.

 - Кемероводагы фаҗига күзәтчелек итүче органнарның гамьсезлеге нинди җинаятьләргә китерергә мөмкин икәнлеген ачык күрсәтте. Янгын хезмәте инспекторлары, сыйныф җитәкчеләре, педагоглар гына түгел, беренче чиратта әти-әниләр балаларга гадәттән тыш хәлдә үзләрен ничек тотарга, нәрсә эшләргә икәнлеген өйрәтергә тиешләр. Әйтүе җиңел, әлбәттә, әмма авыр ситуациягә юлыкканда кайчагында ата-аналар үзләре дә югалып калганда, балалар нишләргә икәнлекне белеп бетермәскә дә мөмкин. Монда бергәләп күп эшләргә кирәклекне без аңлыйбыз.

Әлфия Бикмурзина.