Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

24-25 майда - “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткән көннәрдә - республика кибетләрендә алкогольле эчемлекләр сату тыела.

Тыю республикада узган елдан алып кертелә башлады. Аны бозган очракта штраф каралган. Вазифадагы шәхесләр өчен 20 меңнән алып 40 мең сумга кадәр каралган, юридик шәхесләргә – продукцияне конфискацияләү белән беррәттән 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр штраф.

Мәгълүм булуынча, быел Башкортстанда 18 меңнән артык укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.

9 сыйныфлар өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме - 24, 11 сыйныфлар өчен 25 майда үтәчәк. Аттестатлар тапшыру һәм чыгарылыш кичәләре 11 сыйныф укучылары өчен БДИ нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, ягъни 23 июньдә оештырылачак. Ә 9 сыйныф укучылары өчен аттестатлар тапшыруны һәр муниципалитет, Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрүнең резерв көннәрен исәпкә алып, үзе хәл итә.

26 майда исә традициягә әверелгән чыгарылыш укучыларының Язгы балы узачак.