Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча 1 санлы районара инспекциясенең ришвәтчелектә тотылган хезмәткәре Гөлнара Рожкованың 4 фатирын (өчесе - “Айгөл” микрорайонында, берсе - “Грин парк” торак комплексында) дәүләт файдасына тартып алдылар. Бу күчемсез милекләрнең гомум мәйданы – 300 кв.м., хакы 18 млн. сумнан артып китә. Прокуратура мәгълүматлары буенча, Рожкованың кереме бу кадәр милек тупларга мөмкинлек бирмәгән. Җаваплылыктан котылыр өчен ул фатирларны әнисе исеменә рәсмиләштергән булган.

Чиновник ханым фатирларны арендага биргән керемен дә җиткәчелектән яшергән, аңа да салым түләмәгән. Салым инспекциясе хезмәткәренең 4 фатиры барлыгы ришвәт бирүдә арадашчы булуы буенча җинаять эшен тикшерү барышында ачыклана. Җинаять эше буенча ул 5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә һәм 2 млн.сум штрафка тарттырыла.