Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кичә, 16 мартта, Башкорт дәүләт филармониясе үзенең 79 нчы иҗат мизгелен тәмамлады. “Филармония дулкынында.79...80 FM” дип аталган хушлашу кичәсе искиткеч тантаналы үтте, тамашачыларга онытылмас кичерешләр бүләк итте.

Ел дәвамында берсеннән-берсе кызыклырак проектлар, музыкаль фестивальләр, тәкъдим итеп торган дәрәҗәле концерт оешмасы бу юлы да сәнгать сөючеләргә күңел бәйрәме әзерләгән. Программадагы һәрбер чыгыш, һәр деталь җиренә җиткерелеп, уйланылып эшләнгән, сәхнәдәге күренешләр бер-берсенә ялганып тулы, матур тамаша тудырды.

Бәйрәм кичәсендә филармониянең иң оста җырчылары, биючеләре, шулай ук Ленар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге халык уен кораллары Милли оркестры. Олег Касыймов җиткчелегендәге эстрада –джаз оркестры, Олег Киреевның данлыклы ”Орлан” джаз ансамбле, “Далан”, “Караван”, “Аргамак” төркемнәре, “Көлке-шоу” эстрада миниатюралары театры, курайчылар квинтеты катнашты.

Коллектив 79нчы мизгел дәвамында республиканың кала-районнарында, Русия төбәкләрендә һәм аннан читтә 1500 концерт күрсәткән. Үз сәхнәсендә дә 200 тамаша тәкъдим итеп 15 яңа проектын тормышка ашырган. Ел дәвамында 200 мең тамашачыны кабул иткән.

Тантаналы чараның күңелле бүләкләү өлеше дә булды – бергә хезмәттәшлек иткән, филармония чараларын даими яктыртып барган редакцияләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Безгә – “Өмет” гәзитенә дә тәтеде бүләк! Бик рәхмәтле булдык. Алдагы елларда да бердәмлектә җимешле хезмәттәшлек көтсен безне!

80 нче концертлар мизгеленә коллектив тамашачыларына бик күп яңа проектлар, премьералар, сюрпризлар вәгъдә итә. Уңышлар сезгә, хөрмәтле иҗатчылар!

Елена Фатыйхова.