Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Уфада рус теленнән “тоталь диктант”ны быел 1906 кеше язган. 1860 рус телле катнашучылар 30 мәйданчыкта рус теле буенча белемнәрен тикшергән. Диктант язучылар арасында 46 рус телен өйрәнүче чит ил гражданнары да бар.

Чагыштыру өчен: былтыр “тоталь диктант”ны Уфада 1547 кеше язган.

Диктанттан соң профессиональ филологлар командасы эшләрне  шундук тикшерә башлаган. Һәркем үз билгесен 18 апрельдән соң totaldict.ru сайтында белә алачак. Отличниклар исемлеге 19-20 апрельдә билгеле була. Аларны бүләкләү тантанасы май башында булачак, дип хәбәр итте шушы масштаблы белем бирү акциясе оештыручыларының берсе Әлфия Котлыева.