Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Роскачество белгечләре майлылыгы 20% булган каймакларны тикшергән. Лабораториягә Русия базарындагы 50 популяр марка, шул исәптән Белоруссиядә чыккан 3 каймак өлгесен дә җибәргәннәр. Башкортстан җитештерүчесендә берничә закон бозу очраклары табылган.

Мисал өчен, Дәүләкәндә чыккан каймакта сөт мае үсемлек мае белән алмаштырылган, тышлыкта күрсәтелгән масса күләме чынбарлыкка туры килмәгән, тетрациклин төркемендәге антибиотикларның кулланылуы ачыкланган.

Иң җитди бозу очрагы – товарның фальсификат булуы. Чөнки “Давлеканово” продуктын каймак дип әйтеп булмый.

Шулай итеп, 2018 елның июленнән закон үз көченә керү белән, әлеге каймак кебек продуктлар «молокосодержащий продукт с заменителем молочного жира, произведенный по технологии сметаны» дип аталачак. Анда үсемлек майлары микъдары күрсәтеләчәк.

Роскачествода аңлатуларынча, ризыклар сыйфатның 75 күрсәткече буенча тикшерелгән, 36 сәүдә маркасы – югары сыйфатлы, 6сы – сыйфатлы һәм хәвефсез, 8е закон бозулар белән эшләнелгән каймак дип табылган.