Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Чүп өчен дә акча түли башлыйбыз, җәмәгать. 2019 елның 1 гыйнварыннан республикада каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерүгә яңа коммуналь тарифлар кертелә. Түләү хакы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү квитанциясендә аерым күрсәтеләчәк.

Чүп хакы кеше башына салына. Тарифлар буенча дәүләт комитеты фаразлавынча, шәһәрнекеләр – аена 108 сум тирәсе, ә авылныкылар якынча 155 сум түләргә тиеш булачак. Әгәр авылда яшәүче гаилә 4 кешедән торса, аларга ай саен чүп өчен 620 сум түләргә туры киләчәк. Комитет рәисе Светлана Бурдюк әйтүенчә, төгәл саннар 20 декабрьгә кадәр билгеләнәчәк.

Чүп чыгару хакы ике күрсәткечкә бәйле. Беренчесе – чүп җыелу нормативы: аны Экология министрлыгы тәкъдиме буенча республика хөкүмәте раслый. Икенчесе – 1 килограмм чүпне чыгару тарифы: аны үз территориясендәге чүп өчен җаваплы булган һәм власть тарафыннан куелган төбәк операторы – коммерция компаниясе билгели. Әйткәндәй, төбәк операторларына эшләү уңайлы булсын өчен Башкортстанны берничә территориягә бүлгәннәр. Һәр территориянең үз тарифлары булачак. Шул ук вакытта алар, комитетта аңлатуларынча, ил буенча уртача күрсәткечтән чыгып билгеләнәчәк. Әле 1 кубометр чүп өчен 500 сум каралган. Нормативка килгәндә, шәһәрдә яшәүчеләр елына – 2,6 кубометр, авыл халкы 3,7 кубометр чүп түгә дип алынган.

Ярар инде, шәһәр халкы бар чүбен контейнерларга чыгарып ташлый. Ә авыл халкының күбесендә шулкадәр чүп җыеламы соң? Ул бит азык калдыкларын кош-корт, малына бирә. Кәгазь-картоннарын мунчасыга яга, дигәндәй. Кереме болай да аз булган авыл халкы өчен мондый күләмдәге түләүләр нигезсез, минемчә.

Халыкның күпчелеге чүп реформасы белән килешми. Республика Дәүләт җыелышы – Корылтайның экология буенча комитеты утырышында да бу мәсьәлә күтәрелде. Депутатлар әйтүенчә, авылларда яшәүче кайсыбер кешеләр чүп чыгарган өчен түләүдән баш тартачакбыз дип белдергәннәр.

Утырышта тарифларны һәм куллану нормативларын яңадан карау бурычы куелды. Түләү күләме белән беррәттән бу мәсьәләдә хәл ителеп бетмәгән башка сораулар да бихисап. Төбәк операторлары сүзләренчә, бүген республикада контейнерлар урнаштырылган 9 мең мәйдан бар. Шуларга өстәп, тагын 5 мең кирәк. Аларны хакимиятләр куярга бурычлы. Әмма алар ашыгып бармый. 3 контейнерлы бер мәйдан булдыру өчен уртача 100-150 мең сум акча кирәк. Шулай ук чүпләрне утильләштерү өчен полигоннар мәсьәләсендә дә хәл итәсе сораулар бар.

Язгөл САФИНА.

 

 

Башкортстан яңалыклары


   Кичә, 11 нче декабрьдә, бер төркем “Өмет”челәр Борай – Балтач якларында булып кайттык. Бу – минем өчен эш сәфәре генә түгел, форсаттан ф...
Октябрь азагында республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә Радий Хәбиров онкология һәм кардиология диспансерларының яңа корпусларын  төзүне о...
Яңавыл районының Бәнибаш авылында 86 яшьлек каенана белән 47 яшьлек килен арасында низаг чыга: имеш, кайнасы авылда килене турында гайбәт ...
  “Российская газета” хәбәр итүенчә, чиновникларга тыйган кебек, Русиядә укытучылар белән табибларга да бүләк алуны тыярга мөмкиннәр. Бу...
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров “Торатау” геопаркы төзү турындагы указга кул куйды. Паркны төзүнең максаты – респуб...
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров вузга ничек укырга кергән? Бу хакта ул “Һөнәре буенча иң яхшысы” һөнәри осталык бәйг...
  Республикада яшәүче үсмер кыз катлаулы тормыш хәлләренә тарыган, ул 6 айлык  кул баласы белән ялгызы калган. Яшь әни – ятимә, аның үз ...
Кар-бураны булмаса да, тышта кыш инде, җәмәгать. Декабрьнең 12нче көне генә булса да, халык кыштыр-кыштыр Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлад...

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Иркутск өлкәсе суды элеккеге милиционерны 60 кеше үтерүдә гаепле дип тапкан һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән. Ангарск шәһәрендә яшәү...
Яңа елга яңа исемлек: илдә сәламәтлек өчен аеруча мөһим булган һәм хакларын дәүләт үзе контрольдә тоткан дарулар исемлеген киңәйттеләр. Мо...
Ырынбур өлкәсе Сакмар районы Чапаевское авыл зиратында  кар астыннан  10 яшьлек малай җәсәден табып алганар. Җинаять урынын үтерүдә гаеплә...
Узып баручы 2018 елда Русиядә ришвәт алу һәм бирү 10 процентка арткан. Гыйнвар октябрь аенда Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы  3 ...

Дөнья


Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә ...
  Көньяк Африка республикасында Кейптаунда кыя  кырыенда турист ханым фотога төшәргә уйлый, махсус кадр өчен сикерә... һәм кыядан егылып ...
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы полициясе  дөяләргә атланып йөрүче махсус патруль булдыруы турында хәбәр итте. Бу хакта Gulf News...
Facebookта билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык. ...