Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Хөкүмәттә үткән киңәшмәләрнең берсендә республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанда медицина кадрлары кытлыгы проблемасын ничек хәл итәргә кирәклеген әйтте.

Аның сүзләренчә, хезмәт юлын, медицина училищесын тәмамлап, шәфкать туташы, санитар кебек кече хезмәткәр булудан башлаганнар табиб һөнәрен үз итәчәк. Ләкин аларга югары медицина белеме алуда ярдәм күрсәтергә кирәк, иң элек матди яктан ярдәм булырга тиеш.

Әлегә хәлләр шулай: медицина вузы ел саен мең яшь табиб укытып чыгара, әмма медикларга кытлык саклана. Аеруча районнарда хәлләр әлләни шәп түгел. “Уйлап караганда, ике чыгарылыш табиблар проблеманы хәл итәр иде. Димәк, без табибларны күп әзерлибез, әмма төрле сәбәпләр аркасында алар медицинага бармый. Кемдер ата-аналары династиясен дәвам итеп медицина вузын сайлый, кемдер престижлы белем ала, ә укып беткәч банкка я офиска менеджер булып бара”, – диде Радий Хәбиров.

Ә менә медицина училищеларына укырга керүчеләр белән хәлләр башкача дип уйлый төбәк җитәкчесе. “Әгәр егет я кыз медучилищега керде икән, санитар я шәфкать туташы юлы үтте икән... Алар – тормышны бөтенләй башкача күзаллаучы кешеләр, алар, гадәттә, тыйнаграк. Шулай булгач, аларга ярдәм итегез. Әгәр вузга укырга керергә көчләреннән килсә, алар 100 процент гарантия белән арытаба медицинага барачак”, – диде Радий Фәрит улы.

Ярдәм берсүзсез кирәк, ди Р.Хәбиров. Гадәттә, медицина училищеларына баручылар – бай булмаган гаиләләрдән. Аларга ярдәм күрсәтү белән муниципалитет башлыклары шөгыльләнергә тиеш. “Җитеш гаиләләрдән балалар башта ук университетка керә, ә урта хәлле гаилә балалары керә алмый. Шуңа күрә әгәр башлык ярдәм итсә, андый белгеч үз язмышын табиб эшчәнлеге белән бәйләячәгенә ышаныч зур. Киреләнеп тормаячак, Миякәгә дә, Тәтешлегә дә барачак, Уфаның коммерция клиникаларында утырмаячак” дигән ышанычта төбәк җитәкчесе.

Радий Фәрит улы киләсе “Здравчас”ка  тиешле тәкъдимнәр кертү бурычын куйды. “Бездә 8 медицина училищесы бар, алар ел саен 100дән артык белгеч укытып чыгара. Шуннан чыгып исәпләгез инде”, – дип  төгәлләде ул сүзен. Районнар башлыкларына бу мәсьәләгә аеруча игътибар бүлүләрен сорады.

Әлфия Бикмурзина.

Фото: Рixabay.com

Башкортстан яңалыклары


   Кичә, 11 нче декабрьдә, бер төркем “Өмет”челәр Борай – Балтач якларында булып кайттык. Бу – минем өчен эш сәфәре генә түгел, форсаттан ф...
Октябрь азагында республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә Радий Хәбиров онкология һәм кардиология диспансерларының яңа корпусларын  төзүне о...
Яңавыл районының Бәнибаш авылында 86 яшьлек каенана белән 47 яшьлек килен арасында низаг чыга: имеш, кайнасы авылда килене турында гайбәт ...
  “Российская газета” хәбәр итүенчә, чиновникларга тыйган кебек, Русиядә укытучылар белән табибларга да бүләк алуны тыярга мөмкиннәр. Бу...
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров “Торатау” геопаркы төзү турындагы указга кул куйды. Паркны төзүнең максаты – респуб...
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров вузга ничек укырга кергән? Бу хакта ул “Һөнәре буенча иң яхшысы” һөнәри осталык бәйг...
  Республикада яшәүче үсмер кыз катлаулы тормыш хәлләренә тарыган, ул 6 айлык  кул баласы белән ялгызы калган. Яшь әни – ятимә, аның үз ...
Кар-бураны булмаса да, тышта кыш инде, җәмәгать. Декабрьнең 12нче көне генә булса да, халык кыштыр-кыштыр Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлад...

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Иркутск өлкәсе суды элеккеге милиционерны 60 кеше үтерүдә гаепле дип тапкан һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән. Ангарск шәһәрендә яшәү...
Яңа елга яңа исемлек: илдә сәламәтлек өчен аеруча мөһим булган һәм хакларын дәүләт үзе контрольдә тоткан дарулар исемлеген киңәйттеләр. Мо...
Ырынбур өлкәсе Сакмар районы Чапаевское авыл зиратында  кар астыннан  10 яшьлек малай җәсәден табып алганар. Җинаять урынын үтерүдә гаеплә...
Узып баручы 2018 елда Русиядә ришвәт алу һәм бирү 10 процентка арткан. Гыйнвар октябрь аенда Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы  3 ...

Дөнья


Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә ...
  Көньяк Африка республикасында Кейптаунда кыя  кырыенда турист ханым фотога төшәргә уйлый, махсус кадр өчен сикерә... һәм кыядан егылып ...
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы полициясе  дөяләргә атланып йөрүче махсус патруль булдыруы турында хәбәр итте. Бу хакта Gulf News...
Facebookта билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык. ...