Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Хәзер республика җитәкчелеге каты эш алымнарына күчте. Озакламый сукыр булып йөргән түрәләр дә проблемаларны күрә, чукраклары – халыкны ишетә, йоклап ятканнары да мәсьәләләрне оператив хәл итә башлар дип ышанасы килә. Югыйсә, җылы кәнәфиләре белән хушлашырга туры киләчәк. Чөнки власть белән халык арасында аралашуның яңа системасы эшли башлаячак.

Арадашчыларының берсе, ул, әлбәттә – киң мәгълүмат чаралары. Бу уңайдан, гәзитнең алдагы санынында язуыбызча, хәзер республиканың дәүләт киң мәгълүмат чаралары, нәшриятлар, киностудияләр, коммуникацион технологияләр һәм элемтә үсеше буенча предприятиеләр дәүләт предприятиесе – “Башинформ” координациясенә берләшә. Менә шулар барысы да һәм яңа “Инцидент “ исемле система халык белән власть арасындагы күпер булачак. Бу хакта республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров республика һәм муниципаль редакцияләр җитәкчеләре белән очрашуда да хәбәр итте. Сөйләшүдә ул дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген җанландыру кирәклеген билгеләде. Әлеге эштә киң мәгълүмат чараларының роле зур булырга тиеш. Республика җитәкчесе, гәзит-журналлар укып үскән кеше буларак, басма матбугатның көченә ышануын белдерде. Шуның белән бергә заманча алымнарны, интернетны да уңышлы һәм акыллы файдалана белү проблемаларны тиз арада күрергә һәм хәл итәргә мөмкинлек бирә. “Район башлыгы интернет аша халык белән аралаша икән, кешеләр моңа күнегә башлый. Һәм бу алым мәсьәләләрне оператив хәл итәргә ярдәм итә. Халык кайда – без шунда булырга тиеш. Кешеләр социаль челтәрләрдә утыра икән, димәк, без дә шунда барачакбыз”, – диде Радий Фәрит улы.