Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Башметүзәк кискен суытачак дигән ашыгыч хәбәр таратты. Синоптиклар мәгълүматларына ышансаң, 9ыннан алып 12 ноябрьгә кадәр республикага арктик һава массалары  килеп керә. Төнлә һава температурасы кисәк кенә -10, -15 градуска кадәр  төшәчәк, аерым урыннарда -16, -21 градуска җитмәкче дип фаразлыйлар.

Көндез – 5, -10 градус салкын булачак, кайсыбер районнарда -15кә кадәр. 9 һәм 10 ноябрьдә республиканың кайсыбер районнарында кар явып үтәчәк, юлларда бозлавык булуы көтелә.