Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Республика җитәкчесе Р. Хәбиров Әбҗәлил районы Янекәй авылында яшәүче кечкенә Рамазан Хызыровка бүләкләр җибәргән. Радий Фәрит улы белән  5 яшьлек малай  аның Урал аръягы буенча эш сәфәре вакытында танышкан.

Малайның әнисе Алия Хызырова сөйләвенчә,  Радий Хәбировның  кортежы  Рамазан урамда уйнап йөргәндә аларның капка төбенә килеп туктый. Төбәк җитәкчесе үзе малай янына барып аның исемен, кайда яшәвен сораша. Әнисе соңыннан Рамазанның таныш булмаган абыйдан  “Киндер сюрприз” соравын белгән. Әлбәттә, малай кем белән танышканын аңламый да калган.  Соңыннан гына Рамазанга аның республика җитәкчесе икәнен сөйләгәннәр.

Берничә көн элек Рамазанга аның яңа танышыннан бүләкләр тапшырганнар. Республика җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы малайга  имзасы һәм теләкләре белән  бергә төшкән фотосурәт һәм  конструктор, ә аның 3 яшьлек сеңлесенә курчак җибәргән.

Балалар бүләкләргә чиксез куанган. Радий Хәбиров белән төшкән фотосурәт хәзер аларның йортында түрдә эленеп тора.

Ә Рамазан “Кем буласың килә?” дигән сорауга горур гына “Президент!” дип җаваплый.