Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Уфа янындагы Нагаево биләмәсендә зур сары үрмәкүчләр пәйда булган. Хәтта зыян күрүчеләр бар – бер ир үрмәкүч тешләгәннән соң дәваханәгә эләккән, дип хәбәр итә “Башкортостан” телерадиокомпаниясе.

Галимнәр әйтүенчә, алар – сары түшле, кызгылт-сары башлы, зур яңаклы үрмәкүч, аркасында буй да бар. Ул авырттырып тешли, агулы, әмма үлемечле түгел. Тешләнгән урын авырта, шешә, күңел болгана, баш әйләнергә мөмкин. Ләкин мондый үрмәкүчләр башлап һөҗүм итми, алар саклана гына. Әлегә бу үрмәкүчләр тешләүнең 2 очрагы билгеле – зыян күрүчеләр, ярдәм сорап, токсикология бүлеге табибларына мөрәҗәгать иткән.

Белгечләр үрмәкүчләрнең һөҗүмен эссе һава торышы белән бәйли. Әле аларның үрчү чоры бара. Димәк, тиздән алар тагын да артачак дип көтелә.

Зоологлар бу үрмәкүчнең Башкортстан территориясенә эләгүе очраклы түгел дип раслый – аларның таралу чикләре арткан һәм сары үрмәкүчләр республикада мәңгелеккә урнашып калган.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Уфа шәһәрендә прививкалардан баш тарту столбняк һәм дифтерия авыруының артуына китергән.

Педиатрлар һәм терапевтлар урындагы халыкны АДС вакцинациясе ясатырга чакыра. Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, прививкалардан күпләп баш тарту аркасында бу куркыныч авыруларны эләктерү мөмкинлеге югары булып кала.

Табиблар әйтүенчә, дифтерия авыруы һава-тамчы юлы белән күчә, һәм ул бик авыр үтә. Югары температура күзәтелә, тән калтырый, тамак авырта, хәл бетә, бөтен организм агулана. Аны еш кына ангина белән бутыйлар, шуңа чирнең беренче билгеләре күренү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, бары тик табиб кына төгәл диагнозны билгели алачак.

Бу чир белән күбрәк балалар авырый. Әгәр каршы күрсәтмәләр булмаса, балага беренче прививка өч айда, аннан ай ярымнан соң, тагын 45 көннән ясала.

Бүгенге көндә республикада дифтерия очраклары теркәлмәгән, әмма халык чит илләргә йөри, эләктереп кайту куркынычы һәрвакыт бар.

Столбняк – аеруча куркыныч чир. Ул кешенең нерв системасын зарарлый, көзән җыера башлый. Уфа шәһәренең 5 санлы хастаханәсендәге травмпункт мөдире Анатолий Мазетов әйтүенчә, бу чир дә соңгы 40 елда республикада теркәлгәне юк. Бер генә очрак теркәлсә дә, ул инде гадәттән тыш хәл булачак, чирнең 90 проценты үлем белән тәмамлана. Шуның өчен дәвалауга караганда кисәтү яхшырак, ди тәҗрибәле табиб. Столбняк тузанлы, пычрак җирләрне ярата, әгәр кеше пешсә, киселсә, тырналса да инфекция аны эзләп табачак.

АДС-м прививкасын дүрт яшьтән зуррак балаларга һәм олыларга ясыйлар. Ул 10 елга бер ясала.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

 

Ярты ел эчендә республикада 23,2 мең сабый туган. Шушы ук чорда 26 меңгә якын кеше якты дөнья белән хушлашкан. Төбәктә халыкның табигый кимүе 2816 кеше тәшкил итте, дип хәбәр итә Башкортстанстат. Былтыр үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк иде, әмма аерма азрак – 1720 кеше – булган.

Уфада хәлләр берникадәр яхшырак. Табигый артым саклана, ләкин ул былтыргыга караганда (902 кеше) өч тапкыр диярлек азрак – 365 кеше.

Республикада барлыгы 4,06 млн кеше яши, шуларның 53,1% - хатын-кызлар.

Кызганычка каршы, статистика демография буенча күңелсез саннар гына китерә. Росстат фаразлавынча, Русия халкы кыскарачак. Миграция агымы гына бу мәсьәләне бераз яхшыртырга мөмкин. Миграцион хәрәкәтнең “плюс” белән булуы көтелә.

Илебез халкының табигый кимүе шактый тизләнер дип көтелә. Статистиклар фикеренчә, 2036 елга Русиядә 136,7 млн кеше калырга мөмкин. 2018 елга исә бу фараз 146,8 млн кеше тәкшил итә. Шул вакыт эчендә табигый кимү 12 млн.га якын булмакчы. 1,9 млн мигрант проблеманы бераз хәл итәргә тиеш.