Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Көннең яңгырлы, салкынча булуы Дүртөйлеләргә матур бәйрәм итәргә комачауламады.
Халык күп җыелган иде

Сабантуй – халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе! Бу көн - авылдашлар, туганнар, туган яктан читтә яшәүче милләттәшләр, дуслар җыелышып очраша торган иң хисле бәйрәм. Аны үткәрү өчен авыл тирәсендә табигатьнең иң матур урыны сайлана.  Милли көрәш, ћичшиксез, Сабантуйның төп бизәге булып тора.

 

Быел милли көрәштә катнашучылар чагыштырмача күп түгел, башка елларда ике келәмдә көрәшәләр иде. Елдагыча көрәшчеләр күрше төбәкләрдән дә килгән. Кунакчыл Дүртөйле җире алар өчен аерым бүләкләр ћәм төп приз – тәкә әзерләгән.

Шулай итеп, бәйрәм келәменә баћадирлар чыкты. Көрәшне үсмерләр башлады, зурлар дәвам итте. Көрәш кагыйдәләренең төгәл үтәлешен судьялар күзәтте. Хәер, җанатарлар да бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Ярышташын аркасына  салган көрәшче җиңә. Җиңү көчтән генә дә тормый. Ярышташының көчлерәк булуын сизеп, чыныккан спортчылар еш кына хәйләгә дә бара, үзе чалкан егылып иптәшен атып бәрә.

85 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урынны Яша Зурнаджян яулады. Аның артыннан призлы өчлеккә Камил Нәҗмиев һәм Газинур Шакиров керде.

Калган авырлык категорияләрендә 1, 2, 3 урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Ришат Камалов, Галим Сакаев, Рәлиф Идиятуллин (85 кг кадәр), Айдар Хәдимуллин, Самвел Зурнаджян, Денис Гайсин (75 кг кадәр), Раббани Нургалиев, Станислав Гулимов, Вадим Адылгәрәев (65 кг кадәр), Айваз Әюпов, Камил Нигъмәтуллин, Инсаф Гарифуллин (60 кг кадәр).

60 килограммга кадәрле авырлык категориясендәге Тимур Джуманов, Инсаф Гарифуллин ћәм Владик Нигъмәтуллин җиңүчеләр исеменә лаек булдылар.

Кунаклар арасында призлы өчлектә – Азат Габдрәшитов, Венер Мурсалимов, Сергей Асылбаев.

Халык зур түземсезлек белән көтеп алган ат ярышлары да ел саен Сабантуйның йөзек кашына әверелә. Әйткәндәй, монда дүртөйлеләрнең горурланырлыгы бар.

– Бездә ел саен үткәрелә торган ат ярышлары ипподром узышларына тиң, чөнки алар шундый ук дәрәҗәдә үтә, – ди ярышлар буенча баш судья, Сабантуйның оештыру комитеты рәисе, районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Фәнис Хәкимов. – Бу - “Аргамак” ат спорты комплексы тренерларының, җайдакларның, жокейларның тырыш хезмәте.

Фәнис Рифгать улы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тройкалары чыгышларына да югары бәя бирде. Аларны әзерләүгә хуҗалыклар җитди  караган дип билгеләде ул.

“Кыз куу” милли  уены геройлары тамашачылар алдыннан чабып узды һәм менә, ниһаять, заездлар башланды. Беренче булып 1600 метрлы дистанциядә ике яшьлек юртаклар старт алды. Монда Ирина Мәхмүтова йөрткән Падишах (“Ленин” токымчылык заводы) ярышташларыннан  ышанычлы рәвештә алга чыкты.

Икенче урында – Илдус Шархабдуллин йөрткән Тристан (“Киров” токымчылык заводы). Илшат Мәхмүтов идарә иткән Приказ (“Горшков” токымчылык заводы) финишка өченче булып килде.

Өч яшьлек юртаклар арасында  беренче урында – Магия (“Горшков”, Илдус Шархабдуллин). Плазма (“Киров”, Илшат Мәхмүтов) аңардан берничә секундка гына калышты. Аның артыннан өченче булып финиш сызыгын Радж Келл (“Ленин”, Александр Бузанов) үтте.

Дүрт яшьлек ћәм аннан зуррак юртаклар параллель заездларда чыгыш ясады. Алар арасында иң җитезе Гризар (“Ленин”, Илдус Шархабдуллин) булды. Вензель (“Киров”, Ирина Мәхмүтова) – әлеге заездда икенче, Платон (“Игенче”, Илшат Мәхмүтов) өченче булды.

Ике бәйгедә ярышкан җирле чабышкылар арасында Волна (“Ленин”, Илфат Ялалов) ал бирмәде. Яхшы токымлы атлар узышы Каролинаның (“Ленин”, Риман Ханов) җиңүе белән тәмамланды.

                                                ********

Һава торышының җәйгечә булмавына карамастан, сабантуй уеннарында катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды - гер спорты, армрестлинг, волейбол уены узган мәйданчыклар тирәсенә бихисап тамашачы  җыелды. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту кебек  уеннарда кыюлык, елгырлык һәм көч күрсәтергә мөмкин иде.

Көч таләп ителгән уеннар узган урыннарда кешеләр аеруча күп булды. Ир-егетләр 24 килограмм авырлыктагы гер күтәреп, үз маһирлыгын күрсәтте. Биредә 80 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә герне 86 тапкыр күтәреп Руслан Афзалов җиңү яулады. Спортның бу төрендә аның абсолют чемпион булуы беренче ел гына түгел. Икенче урынны - Вәкил Рәхимов, өченче урынны Ришат Зиннәтуллин алды.

Уналты килограммлы гер белән «уйнарга» теләүче гүзәл затлар да табылды. Алар арасында беренче приз Алсу Солтановага, икенчесе Гөлнара Рәхимовага, өченчесе Олия Вәкиловага тапшырылды.

Армрестлингта 70 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә Альберт Муллашәяхов, Раил Әхмәтҗанов ћәм Айнур Бәдртдинов иң көчлеләр булды.

Волейболчылар  уеннарын бәйрәм рәсми рәвештә ачылганчыга кадәр үк башлады ћәм аны кичкә кадәр диярлек дәвам итте.

Иң катлаулы сынауларның берсе - туры баганага менү!  Аны быел беркем дә буйсындыра алмады. Ә менә кайберәүләр кыек баганага  күтәрелү бәхетенә ирешә алды. Айрат Мостафин, Арсен Александров ћәм Серик Ишанов өйләренә сабантуй призлары белән кайтып китте. Роза Гарфетдинова коштабактагы  катык эчендәге  тәңкәне барысыннан да тизрәк эзләп тапты.

Ярыш чәме, ярыш дәрте, уен-көлкеләр, шаян сүзләр белән дәвам итте. Мәйдан гөҗләде, шау-гөр килде. Бу халәт сабантуй күрергә килүчеләрдә озак сакланыр әле, чөнки иң матур, иң хисле бәйрәмнәребезнең берсе бит ул – Сабантуй!

Илдус Тимерханов.

Дүртөйле районы.

Башкортстан яңалыклары


Бала табу яшендә булган 78 % хатын-кыз йод кытлыгы кичерә дип белдерде БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлфия Ящук   Дәү...
21-03-2019 09:09
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүген туган көне – аңа 55 яшь! Радий Фәрит улы 1964 елның 20 мартында ...
20-03-2019 05:13
Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбир...
19-03-2019 06:45
18 мартта Уфаның 2нче санлы балалар поликлиникасының 6нчы санлы филиалы ремонт эшләре башкарылганнан соң үз ишекләрен ачты. Ачу тантанасында...
18-03-2019 11:01
Благовар районының Языково авылында  чүп-чарны сортларга аеручы комплекс төзергә уйлыйлар. Проектны 2019 елның 30 октябренә кадәр эшләп бе...
14-03-2019 09:39
Русия Президенты Указына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән сәламәтлеге чикләнгән балаларны һәм сабый вакыттан ук беренче төркем инвалидларын...
13-03-2019 09:59
Игезәк балалар дөньяга килү – әти-әни өчен икеләтә бәхет. Шул ук вакытта мәшәкате дә шулкадәр арта. Ни дисәң дә, бүгенге көндә балалар үст...
12-03-2019 04:59
11 мартта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров автомобиль юлларын  ремонтлау сыйфатын контрольдә тоту өчен тәгаенләнг...
11-03-2019 20:01
Февраль аенда сарымсак, кишер, суган, кызыл чөгендергә бәяләр 1,8-8,4%, кәбестә —  13,2%, помидор һәм яшел кыяр — 19,5-19,8%, банан һәм ал...
11-03-2019 13:35
Язгы көнгә ышаныч юк: әле буран котыра, әле коеп яңгыр ява. Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасы 0 градустан югары булып, яңгы...
11-03-2019 05:39
Кичә Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль трассасында республиканың Благовар районында зур юл һәлакәте теркәлгән. Төбәктәге ЮХХДИ хәбәр итүенчә, а...
10-03-2019 10:37
Кышны ничек озатырга икәнлеген беләсезме? Сибай халкы белә. Монда икенче ел рәттән “Кышны озату” йоласы белән бергә Пима бәйрәме үткәрә. Б...
09-03-2019 17:23

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Ульяновск шәһәрендәге бер мәктәптә сакчы булып эшләүче ир-ат шушы мәктәптә укучы 10 яшьлек кыз баланы көчләгән. Бу турыда Россия Тикшерү к...
22-03-2019 07:13
Байкал арты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов җирле телевидениедәге тапшыру вакытында күп балалы әнинең аварияле то...
21-03-2019 10:21
Кичә Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында Яшел Үзәндә яшәүче Мәсгудә Минидарова исемле хатын үзен «Иванушки International» төркемен...
20-03-2019 07:09
Ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр таралды. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылынна...
18-03-2019 17:46
  Җырчы Юлия Началова вафат, дип хәбәр итә "Московский комсомолец" газетасы сайты.   Бу хакта журналистларга җырчының пиар-менеджеры Ан...
16-03-2019 19:27
1997 елда зур экраннарга чыккан «Брат» нәфис фильмын күпләр хәтерлидер.  Жанры буенча боевик, криминаль драма. Режиссер Алексей Балабанов ...
14-03-2019 10:20
“Голос” телевизион шоу проектында катнашкан Севиль Вәлиеваны бер олигарх кичәдә чыгыш ясарга чакырган. Моның өчен ул 5 миллион сум гонорар...
14-03-2019 09:55
Актер һәм продюсер Леонид Ярмольник хәзерге КВН комадаларын шаяра беләмәүдә гаепли. Бу хакта ул “Дождь” телеканалының Hard Day's Night тап...
14-03-2019 09:51
Forbes журналы һәр елдагыча Русия шоу- бизнесында иң танылган шәхесләрнең  керемен санады. Иң акчалы, матди яктан иң яхшы тәэмин ителгән а...
14-03-2019 08:49
- Гәүдәмә карап миңа кырык яшьләр бирәләр, әмма әле күптән түгел генә утызны тутырдым. Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да у...
14-03-2019 07:53
Мәскәүнең бер ташландык фатирында табылган маугли-кызның әнисе суд каршына баскан. 47 яшьлек Ирина Гаращенко 5 яшьлек баланы үтерүдә тырыш...
14-03-2019 07:47
Бу хакта Юлиянең PR-менеджеры Анна Исаева хәбәр итте. "Ул реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Әле аны дәвалыйлар, бу хәлдән ...
13-03-2019 19:39

Дөнья


Япониядә Кейко Оцухата исемле ханым бик нык күгәрченнәрне ярата икән. Алар арасына кереп кушылыр өчен хәтта аякларына күгәрчен ясап кигән....
20-03-2019 06:47
  Көньяк Кореяда ел саен ялкаулар ярышы үтә. Бу турнирны 2014 елда рәссам Вупс Ян уйлап таба. Ул моны тормыштагы ыгы-зыгыга каршы куярга те...
19-03-2019 19:28
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә. Бу хакта РИА Но...
19-03-2019 13:52
Африкада алсу төстәге фил баласы туган. Африка филләре арасында бу сирәк күзәтелә. Белгечләр аның арытаба исән калуына шикләнә, чөнки Афри...
14-03-2019 09:26
Кытай физиклары EAST  термик төш синтезы өчен экспреименталь реактор төзелешен төгәлләү өстендә. Бу хакта Life.ru га сылтанып Day.Az  хәбә...
13-03-2019 06:52
Согуд Гарәбстанында Saudi Arabian Airlines компаниясенә караган самолет очып киткәч, Джиддидагы  Абдел Азиз исемендәге аэропортка кире кай...
12-03-2019 18:57
Кытай Хөкүмәте Boeing 737 Max 8 самолетында очышлар ясауны тыеп торырга булган. Эфиопиядә пассажирлар самолеты шартлаганнан соң, эчке рей...
11-03-2019 19:38
Эфиопиядә бүген матәм көне. Якшәмбе әлеге ил территориясендә авиаһәлакәт булып, 156 кешенең (кайсыбер мәгълүматлар буенча 157) – 148 пасса...
11-03-2019 05:11
    Парижда җенси органын зурайту буенча операция вакытында 65 яшьлек  "алмазлар короле" Эхуд Арье Ланидоның гомере өзелгән. Табибла...
09-03-2019 20:39
АКШ сенаторлары Әфганстанда сугыш тәмамлануы һәм илдән Америка солдатларын чыгару турында закон проектын тәкъдим иткәннәр. Документ шулай ...
06-03-2019 20:24
Интенсив терапия шәфкать туташы 54 яшьлек Вилма Вонг вакытыннан алда туган сабыйларны 30 елга якын карый. Ләкин ярдәм күрсәткән бәбиләрене...
01-03-2019 05:35
Хатын-кыз ярты гомерен газ плитәсе янында уздыра. Аш-су бүлмәсендә ул хуҗа. Кайда ни ята, белсә дә ул гына белә. Газ плитәсе астындагы кеч...
27-02-2019 10:10

Тәрҗемәсез


Жители села Томсино Псковской области уже несколько месяцев травят 12-летнюю Тасю Перчикову, которая жаловалась президенту на бедность сем...
В республике стартовал первый этап Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». С 11 марта начнут работать «горячии ...
Мәскәүдә Халыкара музыка йортында республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанда туганнар” исемле бәйрәм концерты үтте. Анда билгел...
Бизнес не должен находиться под угрозой ареста и штрафов, а суды справедливым и взвешенным отношением к судопроизводству могут помочь пост...
Президент России Владимир Путин в ходе оглашения своего Послания Федеральному Собранию предложил с 2020 года запустить программу «Земский ...
По словам врио главы республики, его команда готовит для этого ряд технологических, организационных и политических мер. ...
Более 9 млн россиян смогут воспользоваться поддержкой государства в рамках программы социальных контрактов. Ее суть в том, что государство...
На встрече руководства республики с руководителями крупных промышленных предприятий, прошедшей сегодня в Уфе в рамках российского промышле...
Один триллион рублей будет направлен из федерального бюджета в ближайшие шесть лет на борьбу с онкологией. Об этом заявил президент России...