Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Җәйнең тәүге көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да бу көнне балалар зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – безнең киләчәгебез, илебезнең, бар дөньяның киләчәге. Без балалар хакына яшибез һәм аларны мәрхәмәтле һәм кешелекле, кечелекле булырга өйрәтү – барыбызның да изге бурычы.

 

Алда мәктәп укучыларын каникуллар көтә. Балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен бу чорда да безнең – өлкәннәрнең кайгыртуы сорала. Ямьле, кояшлы җәй айлары файдалы үтсен, үсеп килүче буынга төрле кызыклы очрашулар бүләк итсен. Республикабызда яшәгән һәрбер балага да саулык-сәламәтлек, бәхет, ә аларның әти-әниләренә рух ныклыгы, йортларына бәрәкәт һәм иминлек телибез.
Ә безнең, “Өмет” журналистларының, мәктәптә укулар тәмамлану алдыннан Бакалының Иске Корыч урта мәктәбенә юлыбыз төште. Без нәкъ соңгы кыңгырау бәйрәменә туры килдек.
Бәйрәм – бәйрәм инде ул, ә менә Иске Корыч кебек зур, балалар саны күп булган авыл мәктәбе бүген нинди уй-планнар белән яшәп ята икән?
Безнең өчен иң күзгә ташланганы биредәге хезмәт кабинеты булгандыр. Күп төрле станоклары, кыскычлары, махсус эш өстәлләре булган чын зур эш кабинеты иде бу. Кабинет белән менә 29 ел дәвамында инде Басыйров Шамил Тимерхан улы җитәкчелек итә икән.
– Безнең мәктәптә хезмәт дәресләренә игътибар һәрвакыт зур булды, – ди Шамил Тимерхан улы. – Шуның өчен моннан 30 ел элек кабинетка урнаштырылган станоклар да, соңгы елларда алынган яңалары да бердәй яхшы сакланган.
Хезмәт укытучысы булу теләге аның күңелендә кечкенәдән барлыкка килә. Шушы авылда туган, шушы мәктәптә белем алган егет, хәрби хезмәттән соң, Бөгелмәдәге индустриаль – педагогия техникумына уйлап барырга ният итә. Һәм менә өч дистә ел диярлек ул мәктәпнең хөрмәтле укытучысы булып хезмәт сала.
– Без үскәндә тракторга укыту бар иде бит, мин шулай итеп башта мәктәпне тәмамлагач та тракторга утырдым. Ә техникумда өч ел укыганнан соң, балаларны тракторга үзем өйрәттем. Аннан гомум хезмәт дәресләрен дә алып бара башладым.
Әйткәндәй, Шамил Тимерхан улы үткәргән дәресләр – укучыларның иң теләп йөргән кабинеты икән, бу хакта безгә сер итеп кенә җиденче һәм сигезенче сыйныф егетләре әйтте. Алар шулай ук укытучылары ярдәмендә туган мәктәпләрен бизәүдә катнашулары, кирәкле рамнар, көнкүреш-әйберләрен ясарга өйрәнүләре белән дә горурлана.
– Уку елының тәүге яртысында без агач материаллар белән эшлибез, икенчесендә тимер эшкәртү серләрен өйрәнүгә вакыт җитә, – ди Шамил Басыйров. – 5-7 сыйныфларда балаларга атнасына ике тапкыр, 8-11ләрдә атнасына бер тапкыр хезмәт дәресләре укытыла.
Кайсыбер станокларның “яше” 30га җитеп килә, ләкин алар бүген дә эшкә яраклы, теләсә нинди хезмәт операциясен үтәргә әзер тора. Моның сере бик гади – барлык эш кораллары да тырыш укытучылары һәм балаларның тырышлыгы белән һәрвакыт хезмәтләндерелеп, төзәтелеп, үткерләп-майланып тора.
– Сез егетләр белән эшләгәндә кызлар нишли инде? – дигән сорау бирәбез Шамил Тимерхан улына.
– Кызлар да бу вакытта тик тормый, алар хезмәт күрсәтү нигезләрен өйрәнә. Аларны да махсус белемле укытучы укыта.
Әйткәндәй, хезмәт дәресләре буенча районда узган олимпиадада Иске Корыч мәктәбе укучылары Айзат Хөсәенов белән Финат Гайсин, гөлләр куя торган искиткеч матур җайланма эшләп, призлы урыннар яулаганнар. Аларның эшләрен безгә дә күрсәттеләр: егетләр тудырган матурлыкка карап сокланасы гына кала! Укытучы һәм балалар куллары белән тудырылган нинди генә матур иҗат әсәрләре юк кабинетта: бизәкләп эшләнгән такталар, гүзәл рамнар, нота дәфтәре куяр өчен махсус өстәл дә бар.
– Үз эшемне яратып башкарам, һәр укучымны хөрмәт итәм, шуңа күрә аларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен тырышам, – ди Шамил Тимерхан улы. – Безнең һәр дәрес яңа теманы аңлатудан башлана, анда шулай ук хәвефсезлек чараларына зур игътибар бирелә.
Корыч урта мәктәбенә килгәндә, аның торышын яхшы дип билгеләргә мөмкиндер. 2012 елда биредә капиталь ремонт эшләнгән: 134 тәрәзә, ишек, түбә, җылыту системалары бар таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнгән. Мәктәп шактый зур, анда сигнализация, шулай ук видеокамералар да урнаштырылган.
– Без мәктәпнең 100 еллыгын бәйрәм итәргә исәпләп тора идек, Уфага барып архивларда чокчына торгач, аңа хәтта 120 ел туласы ачыкланды. Бәйрәм чараларын 7 ноябрьдә үткәрергә җыенабыз, әле бу уңайдан зур әзерлек бара, – ди мәктәп директоры Вла-
димир Римович Семенов. – Бүген аның тышкы кыяфәтен генә түгел, ә эчен дә төзекләндерәбез, ямьлибез. Чөнки, үзегез дә аңлап торасыз, бу чара мәктәп өчен генә түгел, ә бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм булачак. 120 яшь – уен эш түгел, бу чорда уку йорты ниләр эшләнгәне, нәрсәләргә ирешкәне турында хисап тотачак, шулай ук киләчәккә максатлар да куячак.
Директор әйтүенчә, урындагы хакимият, район җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Мәктәптә бүген 23 укытучы эшли, 194 бала белем ала. Мәктәпнең шулай ук ике филиалы (Балчыклыда һәм Гусевода), ике балалар бакчасы бар, интернат эшләп килә.
– Бар да яхшы, күреп торабыз, ләкин мәктәптә сез үзгәртергә теләгән нәрсәләр дә юк түгелдер, Владимир Римович...
– Әлбәттә, күңелне борчыган әйберләр дә бар, – ди ул. – Бүген мин күпләрдә күзәтелгән менталитетны үзгәртер идем. Мәсәлән, соңгы елларда күп кенә әти-әниләр БДИдан куркып, балаларының укуларын 10 сыйныфта читтә дәвам иттерү яклы. Ярый, бу начар укыган бала булса, юк бит, нәкъ менә балалары сәләтле булган, күпкә ирешергә мөмкин булганнарның әти-әниләре шулай ди. Мин моның белән көрәшәм, балаларын арытаба да укыту кирәклеге хакында аңлатам.
Бездә, күп мәктәпләрдәге кебек үк, уңышсыз гаиләләрдән булган балалар да белем ала. Андый балалар, аларның әти-әниләре белән дә бик тыгыз аралашам. Мәсәлән, һәр дүшәмбе көнне андый гаиләләрдән булган әти-әниләрне очрашуга көтәм: айныкмы, юкмы, баласына нинди үрнәк күрсәтә? Шулай эшләмичә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шунысы куандыра: безнең мәктәптә бүгенге көндә махсус бүлектә исәптә торучылар юк. Бу коллективның бер булып, бар көчен биреп эшләү нәтиҗәседер.
– Мәктәп зур, укучыларыгыз күп. Сездә төрле милләт балаларының бергә укуы татар телендә аралашуның кимүенә китермиме? – дигән соңгы соравыбызны бирәбез директорга.
– Бездә гомер буена төрле милләт балалары укыды. Моңа карап бервакытта да бер телгә дә зыян килмәде. Татар баласы – татар, мари баласы – мари телен өйрәнде. Тәнәфескә чыксалар, Корыч – татар авылы бит, татар телендә аралашучыларның күплегенә игътибар итәсең, – ди Владимир Римович. – Татар теле мәктәптә һәрвакыт хөрмәтле булды, программага ярашлы, тиешле күләмдә укытылды. Бу киләчәктә дә шулай булыр дип ышанабыз.

 

Мәктәптә туган якны өйрәнү музеен оештырганнар. Туган авыл, туган мәктәп тарихын өйрәнүче география укытучысы Флидә Галимҗан кызы Нуретдинова.

 

Кызлар авыл тарихы белән ныклап кызыксына.

 

 

 

Гөлара Арсланова.

Фәнил Абдуллин фотолары. Уфа – Иске Корыч – Уфа.