Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Миякә районы Җилдәр авылында халкыбызның күркәм бәйрәмен зурлап үткәрделәр

Шушы көннәрдә Миякә районының 300 елдан артык тарихы булган Җилдәр авылында йөреп кайтырга туры килде. Бай тарихлы авыл урамнарын ураганда берсеннән-берсе төзегрәк, купшырак, заманча йортларга карап сокландык. Ничек кенә зарлансак та, мул тормышта яши тырышкан кеше. Авылның рухын, бүгенге сулышын белешер өчен Җилдәр авыл биләмәсе башлыгы Зиннур Зәригать улы Идрисов белән күрешеп сөйләштек.

–Зиннур әфәнде, авыл эчендә шәһәрдәге кебек җиңел машиналар кайнаша, халык яхшы яши, димәк, – дип башлап җибәрдем сөйлә-шүне
–Гомум алганда, Җилдәр авыл биләмәсенә барлыгы 8 авыл керә. Унсигез мең гектардан артык уңдырышлы җиребез бар. 633 йорт хуҗалыгында 1846 кеше теркәлгән. Фермабызда 1500 баш мөгезле эре терлек асрала. Шәхси хуҗалык-ларда 520 баш сыер малы исәпкә алынган. Кош-корт тотучылар, кәҗә, сарык, куян асраучылар саны да елдан-ел арта бара. Теркәлгән умарталар саны гына да 2 мең башка җитә язды. Элеккечә колхозлар гөрләп тормаса да, халык заманга яраклашты. Кем кая йөреп эшли ала, шунда бара. Соңгы елларда халык мал санын киметә төште. Бу башка авылларга да хас күренеш. Әмма күпләп мал асраучылар да бар. Халыктан сөт җыю җайга салынган. Узган елда шәхси хуҗалыклардан 5 мең центнер сөт җыеп тапшырдык. Сөтне Бәләбәй сөт эшкәртү заводына тапшыралар һәм аена ике тапкыр акчасын алалар. Күп кешенең үз шәхси техникасы бар. Мәсәлән, безнең район үзәгендә 101 шәхси трактор теркәлсә, Җилдәр авылында аларның саны 132гә җитте. Һәрберсенең диярлек печән чапкычлары һәм тырмалары, печән төяргә арбалары бар. Үз куллары белән трактор җыючылар да бар. Мәктәбебездә укытучы булып эшләүче Фәнил Галишин инде икенче трактор җыеп бетерде. Күпләрнең бәрәңге бакчасы сөрү, рәт араларын эшкәр-тү өчен дә төрле җайланмалары эшләнгән. Күп шәхси хуҗалыкта кул көчен техника белән башкаруга күчәләр. Шәһәрдәге кебек җиңел машиналар кайнаша дип әйтүегез дә дөрес. Авылда 300дән артык җиңел машина исәпләнә. Алтмыш гаиләдә – икешәр автомобиль. Безнең җирлектә “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы һәм Ирек Зәбир улы Саяхов җитәкчелегендәге “Җил-дәр” җаваплылыгы чикләнгән оешма эшләп килә. Шулай ук Самат Фәтхетдинов, Вилсур Сәгыйдуллин һәм Газинур Зиннәтуллин исемле фермерла-рыбыз да бар. Авыл биләмәсендә аптека, 5 кибет, медицина амбулаториясе, 2 урта мәктәп, 2 балалар бакчасы эшли. Әйткәндәй, узган ел 21 бала дөньяга килде. Исламгул, Тимәш, Шатмантамак авылларында фелдьшер-акушер пунктлары, Җилдәр авылында 5 урынлык көндез дәвалану амбулаториясе эшли. Бирегә район үзәгеннән терапевт-табиб берке-телгән. Балалар табибы, медсестра-ларыбыз, теш врачларыбыз бар. Барсы да үз эшләрен зур осталык белән башкарганга халкыбыз да аларга бик рәхмәтле. Узган ел республика Хөкүмәте 500 мең күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте. Аның 300 мең сумы юлларны төзекләндерүгә һәм 200 меңе кышын кардан чистартуга тотынылды. Район бюджетыннан юл билгеләрен яңартуга, күпер-ләрнең документларын эшләтү өчен 99 мең 400 сум бүленде. Бердәм Русия партиясенең “Реаль эшләр” проекты кысаларында 160 мең сум күчерелде. Шуларның 80 меңе музейны һәм 78 меңе Шатмантамак авылында сугыш ветераннары һәйкәлен яңарту өчен тотынылды. Республикадагыча 3 ел инде урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасы эшләп килә. Бу программаның яхшы ягы шунда: авыл халкы белән җыелы-шып нинди дә булса бер проблеманы хәл итү өстендә эшлибез. Шатмантамак авылында 1600 метр таш юл түшәлде. Авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән 1 миллион сум акча җыелды. Бу программа нигезендә Җилдәр авылы балалар бакчасында төзек-ләндерү эшләре башкарылды. Авылларыбызда спортка һәм мәдәнияткә зур урын бирелә. Ветераннар клубы бик актив эшли. Җилдәр һәм Шатманта-макның үзешчән артистлары башка тирә-як авылларга да чыгып концертлар куеп кайталар. Кыскасы, бездә тырышып дөнья көтәләр, сәхнәдә уйнарга, җыр-ларга һәм биергә дә вакыт табалар. Үзенең көнкүрешен төрле мәдәни чаралар белән баетып яшәгән авылның рухы да икенче, халкы да үзгә була ул. Милли йолалары-бызны, гореф-гадәтләрне, телне, мәдәниятне саклап калганда гына милләт буларак сакланып калачак-быз. Бу яктан да мактанып сөй-ләрлек эшләребез бар.
Шушы көннәрдә генә Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмдәгечә сый-нигъмәтләр тездек, самовар-ларда чәй кайнаттык. Җыр-моң, уеннар белән бәйрәмне бизәдек. Балалар чана тагылган, бәйрәмчә бизәлгән атларда урамнарны урадылар. Аркан тартышу, кул көрәштерү, мылтыктан мәргән-леккә атуда бәйгеләр оештырдык. Нәүрүз бәйрәмен, нигездә, Урта Азия һәм Кавказ ягы халыклары билгели. Хәзер безнең татар һәм башкорт халкы да бу бәйрәмнән читтә калмый башлады. Бигрәк тә соңгы елларда без аны зурлап билгелибез.
Нәүрүз – ул язны каршылау бәйрәме. Борыннан ук әби-бабаларыбыз аны 21-22 мартта – көн белән төн тигезләшкән вакытта – бәйрәм итә торган бул-ганнар. Бүген инде күпмилләтле республикабызда халыклар дуслы-гын ныгытуга юнәлтелгән Нәүрүз бәйрәме яңарыш кичерә дип әйтергә була. Бәйрәмнәрдә олысы да, кечесе дә бик теләп катнаша. Гомумән, авыл хуҗалыгында нинди генә уңышларыбыз, мактанып сөйләрлек эшләребез булса, алар урындагы халык тырышлыгына бәйле. Безнең иң зур байлыгыбыз – кешеләр, тату гаиләләребез.
“Сезне шуларның берсе белән таныштырыйм әле”, –дип, Зиннур Зәригать улы биш бала үстерүче гаиләгә алып килде.
Безне тышта мал карап йөрүче йорт хуҗасы Зөфәр Булат улы Вәлишин каршы алды. Күркәм гаиләдә берсеннән-берсе сөйкемле биш бала үсеп килә.
–Икебез дә шушы авылныкы булсак та, соң гына кавышып, тормыш корып җибәрдек. Дөньяда очраклы хәлләр булмый, барсы да ничек булырга тиеш, шулай кеше алдына килеп тора, ни булса да, яхшыга юрарга кирәк. Мәхәббәт җимеше булып башта улыбыз Айбулат, ике елдан соң Вәсил дөньяга аваз салды. Соңыннан, улыбыз Инсаф, кызларыбыз Нәфисә һәм Нәзифә тугач күп балалы гаиләгә әйләндек тә куйдык. 2014 елда “Ана даны” медале белән бүләкләделәр. Иптәшем авылда, КамАЗ машина-сында водитель, үзем мәктәптә хезмәт салам. Күпләп сарык һәм сыер малы тотарга да, бакча эшләренә өлгерергә дә тырышабыз инде. Балаларыбыз да елдан-ел үсә төшә һәм ярдәмчеләребезгә әйләнә баралар. Күп балалы гаилә буларак, район үзәге янындагы Родниковка авылы яныннан бушлай җир бүлеп бирделәр. Хөкүмәт сыер малы алыр өчен 45 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте. Әкренләп, дөньялар түгәрәкләнеп килә. Шуңа күрә бала табарга курыкмасыннар иде. Һәр бала бу дөньяга үз ризыгы белән туа”,– дип сөйләде хуҗабикә, Җилдәр мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынба-сары булып эшләүче Айгөл Дамир кызы.
Җилдәр авылының ихлас күңелле тырыш халкы белән тагын бер тапкыр очрашуымнан илһам алып кайттым.

P.S. Авыл һәрчак илнең терәге булып килде. Көчле армия янында көчле авыл хуҗалыклары да ныклы терәк була алыр иде. Ил хөкүмәтенә авыл хуҗалы-гына, авыл халкына игътибарны арттырырга күптән вакыттыр дип уйлыйм. Соңга калмасак иде, җәмәгать.

Рәдиф Фәтхи.
Автор фотолары.