Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

Бәйләнешкә керү 

 

 

 

                                                                                                   

Безнең кушымталар:

   

Өй түрендә яшел чыршы...

Купшыкайларны сайларга: тересенме, әллә ясалмасынмы?

Чыршы алып кайттык әле. Сатып алдык. Өйгә хуш исләре таралды. Балалар шат.

Башта ясалманы куярга уйлаган идек. Бер сатып алсаң, еллар буена җитә. Энәләре коелмый. Җыештырып мәшәкать-
ләнәсе түгел. Тәрбия сорамый. Әйткәндәй, ясалмаларның ниндие генә юк хәзер: күркәлеләре дә, төрле утлар белән баетылганы да, уенчыклар белән бизәлеп ясалганы да бар. Алып кайтып утыртасы гына. Шулай да, Яңа ел ул – елга бер генә килә торган бәйрәм дип, исләре аңкып торган яшел купшыкайны утыртырга булдык. Жәллеккә жәл инде. Әмма базарга китерелгән ул агач киселгән бит инде. Барыбер корыячак. Болай кәефне күтәреп тора.
Чагыштырып карасаң, тере чыршылар ясалмалары кебек кыйммәт түгел. Аларның хаклары башкала базарларында, төренә карап, аерыла: 400дән 5000 сумга кадәр җитә. Мин белешкәннәрендә наратның озын буйлысы – 700 сум, тәбәнәкрәге 500 сумнан иде. Ак чыршы (пихта) кыйммәтрәк. Озын, купшылары өчен 1200-1300 сум сорыйлар. Уртача озынлыктагыларын 1000 сумга сатып алырга мөмкин. Киселгән ылыс ботаклары белән генә хушланучылар өчен 100-150 сумга бәйләмнәр тәкъдим ителә. Алып кайтып, суга утыртсаң, алары да ярап куя.
Мондый хаклар сату рөхсәт ителгән урыннарда билгеләнгән. Бирегә купшыкайларны республиканың урман хуҗалыкларыннан алып киләләр. Нуриман районында быел, мәсәлән, чыршы базарлары өчен 10 мең ылыслы әзерләргә исәп тоталар. Озынлыгы 1-2 метрлы агачларга сорау аеруча күп, диләр урман хуҗалыгында. Шулай да 5 метрга кадәрлесен дә кисәләр. Алары мәктәп һәм балалар бакчасы кебек оешмаларга китә.
Кызганычка, бүген урланган агачлар белән сату итүчеләр дә юк түгел. Шуңа икеләнсәгез, сатучыдан документларын сорагыз. Әйткәндәй, хокук саклаучылар браконьер һәм ялган сатучыларны ачыклау максатында тикшерүләргә чыкты. Башкортстанда “Чыршы” операциясе башланды: бу көннәрдә урманчылар полиция хезмәткәрләре белән бергә рейдларга йөри. Гадәттә, урман хуҗалыклары яңа ел чыршыларын әзерләү өчен участоклар бүлә. Халык белән килешү төзелә. Ылыслыларны кисү өчен кулыңда килешү булырга тиеш. Шунсыз урманда агач кисәргә ярамый. Агачларны рәттән кисү дә хупланмый. Куе үскән урыннардагысын кисәргә кушыла. Ул чакта калганнарына яктылык күбрәк төшәчәк, иркенләп үсәргә мөмкинлек ачыла.
Ылыслыларны рөхсәтсез кискән өчен административ кына түгел, ә җинаять эшенә юлыгырга мөмкин. Кисү белән генә эш бетми, илтеп сатарга да кирәк бит әле. Шуңа яшел купшыкайларны илтү рөхсәт ителгәнме-түгелме икәнлеге дә тикшерелә. “Законсыз ташуның мәгънәсе юк, –ди йөк ташу буенча экспедитор Роберт Фәйзуллин. – Чөнки һәр киселгән чыршы өчен җавап тотарга кирәк”. Ә урланган агачлар кыйммәткә чыга. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгының Уфа территориясе бүлеге начальнигы урынбасары Валерий Каюмов әйтүенчә, урлап киселгән агач өчен 3 мең сум һәм аннан күбрәк күләмдә штраф белән административ җаваплылыкка тарттыру карала. Әгәр зыян 5 мең сумнан арта икән, җинаять эше ачыла. Штрафтан тыш, китерелгән зыян өчен дә шактый акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк. Ә аның яшь агачның баштагы бәясеннән 100 тапкырга күбрәк булуы ихтимал. Шуңа эшкуарларга урлап агач кискәнче, урман хуҗалыклары әзерләгән агачны үз бәясенә сатып алу күпкә отышлы дип кисәтә инспекторлар.
***
Яңа елны каршы алганда “Нинди чыршы куярга һәм аны кайдан алырга?” дип баш ватсак, бәйрәмнәрдән соң “Бу чыршыны нишләтергә?” дип аптырыйбыз. Ясалмасы белән мәшәкать юк. Җыясы да, әрҗәсенә саласы. Урманнан килгәненнән исә кем ничек булдыра, шулай котыла. Авылда кулланыр җаен табарга була әле ул. Ә менә шәһәр халкының күбесе чүплеккә чыгарып ташлый. Балконнан гына очыручылар да бар хәтта. Уйлап карасак, ылыслыларны эшкәртсәк, күпме файда алып булыр иде. Безнең илдә бу эш әле үсешмәгән. Шулай да кайсыбер шәһәрләрдә яңа ел чыршыларын эшкәртү өчен кабул итү пунктлары барлыкка килә башлаган. Җыелган агачлардан ваклагыч җайланма ярдәмендә йомычка ясыйлар. Йомычкаларны бакча эшләрендә кулланырга, мал азыгына кушарга була.
Кайсыбер чит илләрдә бәйрәм чыршыларына икенче гомер бирү тәҗрибәсе күптәннән килә. Әйтик, АКШның күп шәһәрләрендә ылыслы агачлардан кәгазь ясыйлар. Финляндиядә бәйрәмнән соң шәһәр урамнарына чыгарылган чыршыларны махсус машина җыя, һәм аларны котельныйларга илтә. Йортларга килгән җылылык һәм кайнар суның 10 проценты – нәкъ әлеге чыршыларны яндыру нәтиҗәсе. Германия һәм Даниядә ашлама җитештерү өчен махсус заводлар төзелгән. Аларда чыршыны чимал итеп кулланалар. Фермерлардан әлеге ашламага сорау зур, шуңа бу эш үзен тулысынча аклый. Аларда һәм Скандинавия илләрендә ылыслыларны мебель ясаганда да файдаланалар. Германиядә ташланган чыршылардан май өчен пычак та ясыйлар. Франциядә агачларны утильләштерүнең үзенчәлекле алымы уйлап табылган. Анда табигый ылыс кушылган косметика җитештерәләр. Күп илләрдә бәйрәмнән торып калган чыршыларны биологик газ һәм электр энергиясе алу өчен кулланалар. Бу бер яктан, арзан булса, икенчедән, экологик таза продукт. Берәр кайчан бездә дә, бәлки, өйләрне бизәгән чыршылар икенче гомер алыр һәм, өстәвенә, табыш та китерер дип ышанасы килә.
Әйткәндәй, Мәскәүдә Кремль чыршысын әрәм итмиләр. Ул башкала хуҗалыгы кирәк-яракларына тотыныла.
Язгөл САФИНА.

“Иглин урманчылыгы” идарәсе җитәкчесе Юламан Дамулла улы Каекбирдин:


“Безнең хуҗалык чыршы һәм карагай әзерләп сата. Быел 1500 ылыслы әзерләргә дип план куелган иде. Сорау күп булгач, бу санны 1800гә күтәрдек. Кешеләр бәйрәмгә тере агачларны куярга тырыша. Былтыр да киселгәннең барысы да сатып бетелде. Әзерләү эшләрен үзебезнең хуҗалык хезмәткәрләре башкара. Калганнар безгә килеп сатып алалар. Бәяләр 350 сумнан башлана.
Әлегә урлап кисү очраклары булмады. Андыйлар өчен штраф ярыйсы гына. Әйтик, физик шәхесләр өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф карала. Вазифалы кешеләр өчен ул 20 меңнән 40 мең сумга барып баса. Ә юридик шәхесләргә 200 мең сумнан башлана. Чыршы “аучы”ларына табигатькә күрсәткән зыян суммасын да капларга туры киләчәк. Шуңа закон бозмый сатып алу күпкә отышлы”.


Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык җитәкчесе Иван Владимирович Валентик:


“Яңа ел агачы озак шатландырсын дисәгез, наратны сайларга кирәк. Ул температура алмашуына, чыршыга караганда, тизрәк яраклаша. Дөрес тәрбияләгәндә 2-3 атна ылысын коймый. Әмма наратның киселгән урыныннан шактый сагыз чыга. Шуңа шикәр салынган сулы савытка утыртсагыз, агач озаграк сакланачак.
Чыршыга өстенлек бирсәгез, зәңгәрен сайлау отышлы. Ул җылыдан курыкмый. Калган чыршылар урманнан җылы өйгә керүне “авыр” кичерә.
Агачны салкыннан кинәт җылыга кертергә киңәш ителми. Башта аны салкынча урынга куеп тору, ягъни җылыга җай гына яраклаштыру хәерле. Температураның кинәт үзгәрүе – агачның коруына китерүче төп сәбәпләрнең берсе.
Ылыслылар озаграк саклансын дисәгез, аларны комлы бидрәгә утырту яхшы. Даими су салып, ылысларына су сиптереп торырга кирәк. Комга аспирин төймәсен ваклап салу да ярдәм итә.
Ясалма чыршыга килгәндә, берничә ел кулланылачагын исәпкә алып, яхшысын сайларга киңәш ителә. Аның каркасы металлдан булсын. Тәмсез исләр килеп тормасын”.

Шәхес янында

Бy мөhим!

Әнә килә автомобиль

Мәдәният һәм әдәбият

Әллә ялгыш, әллә язмыш...

Бакчачы почмагы

Илләр буйлап

Билгеле билгесез дөнья

Динебез – Ислам

Гаҗәп хәлләр

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>