Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

Бәйләнешкә керү 

 

 

 

                                                                                                   

Безнең кушымталар:

   

Безнең бурыч – гәзитне көнендә тарату

Редакция коллективы нинди генә матур, яхшы эчтәлекле гәзит чыгармасын, аны халыкка илтеп җиткерүчеләр – почта хезмәткәрләре. Шуңа алар безнең өчен дә, укучыларыбыз өчен дә бердәй якын. Алар белән даими тыгыз элемтәдә эшлибез, матбугатка яздыру кампанияләре чорында аралар тагын да якыная.


Авыргазы якларына юлыбыз төшкәч, иң беренче эш итеп урындагы почтамтка кереп, матбугатка яздыру бүлеге начальнигы Фәния Фәйзрахман кызы Хисамованы күрергә булдык. Фәния белән моннан 3 ел элек таныштык. Ул чакта без Авыргазыга Түбәнге Бәгәнәш авылыннан 67 яшьлек абзыйның гәзитләр югалуы уңаеннан шикаять хаты буенча барган идек. Хәлгә ачыклык кертү өчен урынга барып дөрес эшләгәнбез: абзыйның өенә, эзләнә торгач, бар саннарның да килгән булуы билгеле булды. “Әгәр эшнең асылына төшенми генә гәзиткә материал биргән булсагыз, бер гаепсез почта хезмәткәренең күңелен җәрәхәтләгән булыр идегез, килүегез яхшы булды”,– диде ул чакта Фәния ханым.
Без килеп кергәндә ул эшкә чумган иде.
– Ункөнлек чорында ничек тә ныграк эшләп, планнарны үтәргә тырышырга исәп,–дип елмайды.–Менә әле генә “Өмет” гәзитенә почтамт буенча 291нче гаилә язылуы хакында хәбәр иттеләр. 2017 ел башына сезне 406 гаилә алдырган булган, тагын 120 данә яздырсак, планны үтибез дигән сүз!
Фәния Фәйзрахман кызы әйтүенчә, “Өмет”кә Авыргазының Сәмән, Солтанморат, Ишле, Толбазы, Кшәнне, Кәлчер, Гафуриның Ялгызкаен, Үтәк, Бурлы, Инзелгә авылларында теләп язылалар икән.
“Бүген почта хезмәтендәге мәшәкатьләрне тавык та чүпләп бетерерлек түгел – йөзгә якын хезмәт күрсәтәбез, пенсияләр тарату, товарларны өйгә илтеп бирүне, халыктан коммуналь һәм муниципаль хезмәтләр кабул итүне дә башкарабыз. Ләкин без бервакытта да почтаның төп эше гәзит-журналларга яздыру икәнлеген онытмыйбыз, – ди Фәния Фәйзрахман кызы. – Почтамт начальнигы Гүзәл Рәис кызы Тимербулатова бу эшкә аеруча зур игътибар бирә”.
Моннан берничә ел элек сөйләшеп утырганда Гүзәл Рәис кызы почтага эшләргә кешеләр килмәве хакында ачынып сөйләгән иде. Бүген хәлләр ничек тора икән?
–Шөкер, хәзер почтага яшьләр тартыла башлады. Почтамт коллективы вакытлы матбугатны халыкка вакытында китереп җиткерү өчен бар көчен сала. Килгән һәр басманы көнендә тарату бурычын куйдык үз алдыбызга. Кайчак төрле җитди сәбәпләр аркасында гына, мәсәлән, үзәктән почта машинасы соң килгәндә, гәзитләр икенче көнне таратыла. Ләкин бу сирәк күренеш. Бүген почта хезмәткәрләренең хезмәт хакын артык аз димәс идем, барсы да үзләреннән тора. Әгәр подписканы төшермиләр һәм товарларны тиешле күләмдә саталар икән, димәк хезмәт хакы да яхшы була.
Фәния ханым әйтүенчә: “Өмет”кә яратып язылалар. Шул ук вакытта аны бүген матбугатта очраклы, бер көнлек гәзит-журналларның арта баруы аптырата. “Язмыш кочагы”, “Кемгә сөйлим серләремне”, “Адашкан мәхәббәтем” кебек басмаларга да халык башта язылып карый, аннан барыбер “Өмет” кебек саллы, ышанычлы дәүләт гәзитенә киредән әйләнеп кайта”, – ди ул.
Бүген Авыргазы почтамты буенча, гомум алганда, гәзит-журналларны 40-70 яшьлек кешеләр яздыра икән.
–Бер өйрәнгән кеше гәзитсез тора алмый, кайсыберәүләр ”балаларым ялга кайтканда укып китә бит, шуңа язылмыйча ярамый” диләр,– дип сүзен дәвам итә Фәния ханым. –Ә укырга теләмәгән кешегә сәбәбе табыла: кемдер: “мин бит хәбәрләрне интернеттан укыйм”, ди, кемдер башка сәбәп таба. Ә сезнеке кебек ышанычлы гәзитнең кыйммәтен аңлаганнар языла һәм язылачак та.
Фәния ханым әйтүенчә, укучылар башта “Өмет”нең атнасына бер тапкыр гына чыга башлавына бик борчылган, хәзер инде “Өмет” журнал кебек чыга– атна буена рәхәтләнеп укыйбыз” дип әйтәләр икән.
Авыргазы һәм Гафури районнарында укучылар язылып укыган гәзит-журналларның гомум тиражы 24687 данә тәшкил итә, без барган көнгә, 5 декабрьгә, почтамт планны 44 процентка үтәгән иде.
Кайберәүләр берничә айга бүлеп язылуны хуп күрә, мәсәлән: башта 3 айга языла, аннан тагын 3 айга озайта. Киләчәктә, онытып, гәзитсез калмасыннар өчен хат ташучылар аларның исенә төшереп тора.
Балыклы авылында туып-үскән Фәния Фәйзрахман кызы Хисамова башта хисапчы, аннан экономист һөнәрен үзләштереп, байтак тармакларда эшләргә өлгергән. Аның почтамтка килүенә дә инде 15 елдан артык вакыт үтеп киткән. Башта оператор, аннан хисапчы булып эшләгән, соңгы 3 елда ул иң җаваплы бүлекне – подписка бүлеген җитәкли. Һәм үз эшен намус белән, бар белемен, көч-тырышлыгын биреп башкара.
Тырыш хезмәткәр, өч кызына һәм өч оныгына сөекле нәнәй, ире Илгиз Зәкәрия улы Хисамов өчен сөекле тормыш иптәше Фәния ханым. Эшендә үзен хөрмәт итәләр, шәхси тормышында бәхетле икән, хатын-кыз өчен иң зур бәхет шул бит инде. Аңа киләчәктә дә җаваплы эшендә уңышлар телик.

Гөлара Арсланова.

Фәнил Абдуллин фотолары.

Шәхес янында

Бy мөhим!

Әнә килә автомобиль

Мәдәният һәм әдәбият

Әллә ялгыш, әллә язмыш...

Бакчачы почмагы

Илләр буйлап

Билгеле билгесез дөнья

Динебез – Ислам

Гаҗәп хәлләр

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>