Укладка ламината на пол. Быстрая укладка ламината своими руками видео. Укладка ламината по диагонали. Пробковое покрытие для пола. Качественная укладка пробкового пола. Пробковый пол плюсы и минусы. Смеси для выравнивания пола. Быстрое выравнивание бетонного пола. Выравнивание пола стоимость. Самоделки для дома. Лучшие самоделки для дома своими руками. Полезные самоделки для дома. Как обустроить кухню. Как обустроить маленькую кухню быстро. Как обустроить кухню фото. Как открыть свой магазин. Хочу открыть магазин с большим капиталом. Сколько стоит открыть магазин. Диван своими руками. Как сделать диван своими руками для дома. Диван своими руками чертежи. Дизайн маленькой кухни. Красивый дизайн интерьера кухни фото. Малогабаритные кухни дизайн.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Балалар акча белән туа хәзер

Ил Президенты Владимир Путин 2018 елдан беренче баласы туган гаиләләргә сабыйга 1,5 яшь тулганчы ай саен пособие түләргә тәкъдим итә.

“Һәр бала үз ризыгы белән туа” дигән гыйбарәгә бүген “үз акчасы белән дә” дип өстәргә кирәктер. Дәүләт гаиләләргә акчалата ярдәм итү юлларын тәкъдим итә. Чөнки ил демографик чокырга таба атлый.


Балалар аз туа башлады. Шулай дип чаң сугалар. Сәбәпләрен эзлиләр. Бүген 90 еллардагы демографик кризис чорында туган балалар үсеп җиттеләр. Аларның саны күп түгел. Димәк, бала табу яшендәгеләрнең саны да шулка-
дәр. Өстәвенә, икътисадның тотрыклы булмавы да үзен ярыйсы сиздерә. Төпләнеп яшәр, ышанычлы эше булмаганнар гаилә корырга, бала табарга ашыкмый. Баланы үстерү бүген кыйммәткә төшә. Балалар бакчасыннан алып, белем алу, дәвалану, спорт һәм башка төрле түгәрәкләргә йөрү – барысы да акча таләп итә.
Моны өстәгеләр дә күрә, сизә, хәл итү юлларын эзли. Бу атнада ил Президенты Владимир Путин: “Балалар тууга булышлык итү өчен 2018 елның гыйнварыннан ук Русия гаиләләренә ярдәм итү буенча бер төркем яңа чараларны тормышка ашыра башларга тәкъдим итәм”, – диде. Шуларның берсе – 2018 елдан беренче баласы туган гаиләләргә сабыйга 1,5 яшь тулганчы ай саен пособие түләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул Милли стратегияне балалар мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашыру буенча координация советы утырышында хәбәр итте. Ил башлыгы әйтүенчә, ай саен түләнәсе акча төбәкләрдә балаларга билгеләнгән яшәү минимумына бәйле булачак. Киләсе елда ул, уртача алганда, 10 мең 523 сум тәшкил итәчәк. 2019да – 10 мең 836, 2020дә исә 11 мең 143 сумга җитәчәк. “Әмма бу ярдәм адреслы булырга тиеш. Беренче чиратта, чыннан да мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү гадел булачак”, – ди Путин. Мондый ярдәм күрсәтү дәүләт казнасына өч елга 114,5 миллиард сумга төшәчәк.
“Түләү федерация субъектында түләүгә гариза тапшырганга кадәр балалар өчен үткән елның икенче кварталына билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә булачак. Ул җан башына уртача кереме эшкә сәләтле халыкның яшәү миниму-
мының бер ярым күрсәткеченнән артмаган гаиләләргә биреләчәк”, – дип аңлатты Президент.
Икенче чара – “Ана капиталы”н озайтырга һәм аны куллануның өстәмә мөмкин-
лекләрен карарга. Югыйсә “Ана капиталы” 2018 ел ахырында бетәргә тиеш иде. “Кешеләр миңа еш кына “арытаба нәрсә булачак?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр, – ди ил җитәкчесе. – “Ана капиталын” 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим итәм. Аны куллануның өстәмә мөмкинлекләрен дә карарга кирәк. Аеруча мохтаҗ гаиләләр аның бер өлешен айлык түләүләр итеп ала алачак”. Бу мөмкинлекне дә балага яшь ярым тулганчы гына кулланып була.
Әлбәттә, беренче балага биреләчәк акча кебек, һәр очрак адреслы булачак. Ягъни гаиләләрнең керемнәре исәпкә алынып, хәл ителәчәк. Путин әйтүенчә, хәзер “Ана капиталы”н мәктәпкәчә яшькә белем бирү хезмәтләрен түләүгә тотынырга мөмкин. Атап әйткәндә, ике айдан ук баланы карау һәм тәрбияләү өчен кулланырга була. “Моңа ихтыяҗ зур икәнлеген беләм. Әйтик, әни кеше бала туганнан соң эшен яки белем алуын дәвам итә ала”, – дип күзаллый ил башлыгы.
Тагын бер яңалык – Путин 2018 елның 1 гыйнварыннан икенче яки өченче бала туган гаиләләр өчен махсус ипотека программасы кертергә тәкъдим итте. “Ипотека 6%” дип исемләргә була аны.
Үзәк банк мәгълүматлары буенча, бүген ипотеканың уртача ставкасы 10,5 процент тәшкил итә, дип билгеләде дәүләт башлыгы. Әгәр гаилә әлеге ставка буенча ипотека алса, аның 4,5 процентын дәүләт түләшәчәк, гаилә өлешенә 6 проценты калачак. Программа 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр – 5 елга исәпләнә. Шушы чор эчендә икенче баласы туган гаиләләр 6 процентлы ипотеканы – 3 елга, ә өченче баласы туган гаиләләр 5 елга алачак. Президентның бу хактага белдерүе Кремльнең рәсми сайтында басылган.
Төзелеш министрлыгы күзаллавынча, әлеге программа эшли башласа, алдагы 5 елда 500 мең гаилә аңа кушылырга мөмкин.

Күп балалы гаиләгә ярдәм

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә федераль казнадан ярдәм бүле-
нәчәк. Ил хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев шул хактагы күрсәтмәгә имза куйды. Демографик хәлне яхшырту өчен федераль акча алучылар рәтенә Башкортстан да керде.
2013-2017 елларда әлеге Программада балалар тууның гомум коэффициенты ил буенча уртача күрсәткечтән (мәсәлән, 2016 елда ул 1,762 иде) түбән булган төбәкләр катнашты. Ә киләсе елдан башлап, күрсәткечне 2дән арттыра алмаучы төбәкләр федераль ярдәмгә өмет итә ала. Бу акчалар өченче һәм аннан да күбрәк бала туганда гаиләләргә айлык түләүләр өчен тотылачак. “Ата-аналарның балага 3 яшь тулганчы акча алулары гаилә бюджеты өчен мөһим. Күп балалы гаиләләрдә гадәттә әни кеше бу чорда эшләми”, – диде Д.Медведев.
Проектны гамәлгә ашыру өчен 2018 елда 48,9 миллиард сум кирәк булачак. Аның 18,5 миллиард сумын федераль бюджет бирсә, 30,4 миллиард сумы төбәкләр казнасыннан түләнәчәк. Премьер-министр әйтүенчә, федераль бюджетка акчалар салынган. “Төбәкләрнең дә шулай ук эшләвенә өметләнәм”, – диде ул.
Әйткәндәй, программага 2013 елда – 50, 2014 елда – 51, 2015 һәм 2016 елларда 53 төбәк кергән иде. 2017 елда аларның саны 50 булды. Ә киләсе алда 60 субъект керә.

Бәхетле тормыш юлы гаиләдән башлана

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов беренче бала өчен 300 мең сум алуга хо-
куклы яшь гаиләләр категориясен киңәйтергә кушты. Бу хакта ул еллык Юллама белән чыгыш ясаганда белдерде.
“Алтын балалар” чоры җитә. Гаилә сәясәтен нәтиҗәле алып бару безнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, – диде республика җитәкчесе. – Башкортстанда балалы гаиләләргә, ә аларның саны ярты миллионнан артык, аерым игътибар бүленә. Аларга ярдәмгә республика бюджетыннан ел саен 10 миллиард сум тирәсе юнәлтелә, социаль ярдәм күрсәтелә. Беренче балалары туган яшь гаиләләр 300 мең сум күләмендә бер тапкыр акча ала. Шулай итеп, икенче бала өчен “Ана капиталы” һәм өченче бала өчен җир участогы бирү белән бергә алганда, республикада балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең бербөтен системасы барлыкка килде”.
Шәһәр һәм районнар бәхетле яшәү территорияләренә әйләнергә тиеш дип исәпли республика Башлыгы. Бу идеяне тормышка ашыру өчен махсус программа булдыру күзаллана. “Бәхетле тормыш юлы гаиләдән башлана. Бу – программаның төп идеясе”, – диде Рөстәм Зәки улы.

Язгөл САФИНА.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>