Укладка ламината на пол. Быстрая укладка ламината своими руками видео. Укладка ламината по диагонали. Пробковое покрытие для пола. Качественная укладка пробкового пола. Пробковый пол плюсы и минусы. Смеси для выравнивания пола. Быстрое выравнивание бетонного пола. Выравнивание пола стоимость. Самоделки для дома. Лучшие самоделки для дома своими руками. Полезные самоделки для дома. Как обустроить кухню. Как обустроить маленькую кухню быстро. Как обустроить кухню фото. Как открыть свой магазин. Хочу открыть магазин с большим капиталом. Сколько стоит открыть магазин. Диван своими руками. Как сделать диван своими руками для дома. Диван своими руками чертежи. Дизайн маленькой кухни. Красивый дизайн интерьера кухни фото. Малогабаритные кухни дизайн.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Шәһәр кызларыннан әллә кимме без?

Күчәрбай авылында яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә фитнес белән шөгыльләнә башлады

Беркөнне  “Вконтакте” социаль челтәрен карап утырганда күземә тренажерларда  шөгыльләнгән ике әби чалынды. “Вконтакте” бу фотоны миңа юкка тәкъдим итмәгән – игътибарлабрак карасам, әбиләрнең йөзләре таныш. Фото миндә кызыксыну уятты, чөнки авыл әбиләренең  тренажерларда шөгыльләнгәнен  күргән юк иде. Хезмәттәшләремә дә, берчә куанып, берчә горурланып күрсәтеп чыктым бу фотосурәтне. Чөнки ул минем туган авылым клубында төшерелгән иде.  Менә бит, заманабыз көннән-көн үсешә, авыл да шәһәрдән калышмаска тырыша.  Киенеп-ясанып, фитнеска  барып кайту шәһәрнекеләр өлешенә генә  тигән “бәхет” түгел хәзер. Бу кадәр спорт корылмаларын авыл клубы ничек, нинди акчаларга алган икән?

Фото тарихы мине кызык-сындырып җибәрде. Һәм бу яңалыкны җентекләбрәк өйрән-дем. Баксаң, бар да “Җирле мәдәният йорты” проектына кайтып кала икән.
“Бердәм Русия” партиясенең “Җирле мәдәният йорты” проекты быел эшли башлады. Благовар районы Иске Күчәрбай авылы клубы да шуңа ярашлы бик күп үзгәрешләр кичерде. Клубның матди-техник базасы ныгытылган, клуб бинасының эче заманчалаштырылган, иҗат һәм башка төрле кызыксынулар өчен уңайлы шартлар туды-рылган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җиһазландырылган уен бүлмәсе булдырылды, дискотека һәм тренажер заллары яңадан җиһазландырылды, өстәл теннисы һәм бильярд сөючеләр дә биредә ял итә ала.
Проект кысаларында октябрь ахырында үткән тантаналы пре-зентациядә клуб һәм авыл китапханәсе өчен йомшак театраль кәнәфиләр (ә без үскән-дә фанерага дерматин тартты-рылган урындыклар иде), музыкаль-яктырту, китапханә җиһазлары тапшырылды. Шулай ук компьютерлар, видео-проектор, сәхнә костюмнары, тренажерлар да авылдаш-ларымны куандырачак. Иске Күчәрбай авылы клубының үзешчән сәнгать осталары тамашачыларга һәм чакырылган кунакларга чагу сәхнә номер-лары күрсәтте. Яңа тавыш, яңа ут тамашачыларга бөтенләй яңа хис-тойгылар бүләк итте. Һичшиксез, бу җиһазландыру чаралар үткәрүне бөтенләй яңа, югарырак дәрәҗәгә күтәрәчәк, түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр дә иҗатка дәртләнебрәк тоты-ныр. Сәхнәнең яңа заманча эшләнелеше һәм җиһазлан-дырылуы да клубка йөрүчеләр-нең, концерт я башка чаралар белән килүче гастролерлар санын һичшиксез арттырачак.
Заманалар үзгәргән саен көнкүрешебез дә үзгәрә. Барлык дөньяны ялмап алган Интернет барыбызны да диярлек үзгәртте. Китап-журналларны сирәк укый-быз, чөнки мәгълүматны Интернеттан алабыз, мәдәни чараларга, концерт-киноларга йөрү дә сүлпәнәйде, чөнки Интернеттан күчереп алып карасаң, очсызракка төшә. Бу тезмәне озак дәвам итеп була. Без үсмер чакта шимбә көнне дискотекага чыгу өчен әллә нәрсәгә әзер идек. Ә хәзер яшьләрне аптырату, нәрсәгәдер җәлеп итү – бик авыр. Шуңа күрә дә клубларның күп функцияләр башкара алуы яхшы, миңа калса. Бильярд өстәле, тренажерлар, заманча компьютерлар, балалар почмак-лары бер урында булуы бик уңайлы. Аннан бигрәк, клубка бер ук вакытта олысы да, кечесе дә йөри алу әхлакый күзлектән дә отышлы.

Әлфия Бикмурзина.
Г. Хәммәдиярова,
А.ХәкИМОВА фотосурәтләре.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>